Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы авылының "Ихлас" мәчетенә яңа имам-хатыйб сайланды

Әссәламү галәйкүм үә рахматуллаһи үә бәрәкәтүһ ! 

Пәйгамбәребез (сгв) туган Рабигыйль - әүвәл аеның 13 нче көнендә, (30 октябрь) һиҗри исәп буенча 1442 елда район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов белән Кече Чынлы авылының “Ихлас” мәчетендә булып, мәхәллә халкы белән очраштылар. Район мөхтәсибе вәгазьләр сөйләде һәм җомга намазы укылды. 
Очрашу башында шушы мәчеттә озак еллар имам-хатыйб вазыйфасын башкарган Алимов Җәүдәт Хәйдәр улының рухына багышлап коръән сүрәләре укып догалар кылдылар. 
Очрашу барышында мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкаруны Туктаров Рифкат Абдрахман улына йөкләделәр, аңа әлеге хезмәттә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев