Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Мәрьям апа Данилова 90 яшьлеген билгеләде

Июнь ае өлкән яшьтәге райондашларыбызның олы юбилейларына бик ай булды.

Шушы көннәрдә генә тагын Кече Чынлы авылында гомер кичерүче хөрмәтле акъәбиләрнең берсе, тол ветераны Мәрьям апа Данилова 90 яшьлеген билгеләде.

Юбиляр үзенең төп йортында улы Тәлгать һәм килене Алсу карамагында яши. Соңгы ике елда аяклары, кызганычка каршы,  йөрмәс хәлгә килгән. Хәер кунакларны урын өстендә кашы алса да, акылы әйбәт, күңеле көр әбекәйнең. Гомумән, Мәрьям апаның нәселе озынгомерлеләрдән. Аның әбисе 105, әнисе 91 яшенә җитеп вафат булган.

Гаиләләре ишле була аларның. Иң олы балалардан да Мәрьәм апа була. Тормышта да иң чыдамы, авырлыклар алдында баш имәгәне, туганнарыннан исән калганы да бүген ул.

Әтиләре сугышка китеп, исән имин йөреп кайта. Мәрьям апа үзе дә: “Мин сугышка кына бармадым. Барысын да эшләдем”, - ди. Чыннан да хатирәләрне барласаң, шактый авырлыклар аша узарга туры килгән аңа. Иң күп күргәне урман кисүдә, урман чыгаруда булган. Лаеш, Молотов,  Шомыршы якларындагы урманнарны кисүдә аның өлеше шактый. Авылда колхоз кырларын тракторда иңләгән.

Реклама

-Лаеш урманнарын кисеп кайтырга чыкканда атлар белән елга кичкәнебез исемдә. Хәзер уйлыйм: никадәр җүләрлек,  йөрәк, батырлык кирәк булган, дип. Ходайның рәхмәте белән исән калдык,-ди Мәрьям апа.

Тормышка ул сугыш ветераны Идиятуллага чыга, биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов  һәм авыл җирлеге башлыгы котлап, имин тормыш, исәнлек, балалар рәхәте теләделәр, РФ Президентының котлавын һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең бүләген тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X