Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Казанда Чүпрәле районының инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр

Чара «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре көннәре " проекты кысаларында узды.

Бүген, 2020 елның 22 сентябрендә, Казан шәһәрендә Чүпрәле районының инвестицион потенциалын тәкъдир итү булды.  Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре көннәре" проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Проект республика районнарының инвестицион потенциалын үстерүгә, эшлекле климатны яхшыртуга һәм эшкуарлык җәмәгатьчелегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чүпрәле районы әлеге проектта беренче катнашучылардан булды һәм килгән кунакларга әлеге мәйданчыкта үзенең инвестицион климатын тәкъдим итте.

Презентация эшендә район башлыгы Марат Гафаров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева, Россия мөселманнары эшмәкәрләре берләшмәсе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Валерий Васильев катнаштылар.

Фойеда Чүпрәле товар җитештерүчеләренең үз продукциясе тәкъдим ителде. Болар - «Дуван бакчасы» кооперативыннан җиләк-җимеш, кайнатмалар, КФХ  «Фәнил Җәббаров» һәм «Р.Р.Камараев» тан сөт продукциясе: кефир, катык, каймак, йогуртлар. Шулай ук «Ак калфак» җәмгыяте һәм үзмәшгуль Регина Сабирҗанованың кулдан эшләнгән сувенир эшләнмәләре, икмәк заводыннан ипи-кондитер продукцияләре дә бар иде.

Күргәзмәдә «Солнечный круг» уен, спорт һәм балалар мәйданчыклары, «Идел буе Цеолиты» ААҖ эшчәнлеген, шулай ук «Чүпрәле»сәнәгать мәйданчыгы стендын да күрергә мөмкин иде. Моннан тыш, Казанда уңышлы эшләп килүче якташларыбыз да үз продукциясен тәкъдим итте. Әйтик, “Меркурий " җәмгыяте моңа мисал булып тора. Ә "Ай.Болгари» татар орнаменты кулланып,  күннән товарлар җитештерү белән шөгыльләнә. Иске Кәкерле авылыннан чыккан әлеге эшмәкәрләр буе эшчәнлек белән күптән түгел генә шөгыльләнсәләр дә, үз товарларын илнең төрле төбәкләренә уңышлы сатуга ирешә алганнар.

Бизнес-очрашу кунакларына районның 90 еллык тарихы, мәдәнияте белән туган якны өйрәнү музее,  мәдәниятчеләр йөзендә танышу мөмкинлеге тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев очрашуда катнашучыларны сәламләде, мондый масштаблы проектның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, инвесторларны чит илләрдән эзләргә кирәкми, еш кына алар– республика эшкуарлары булып тора.  "Чүпрәле районында инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлек  күренә. Район инициативалы, аның үз максатлары һәм юнәлешләре бар. Кешеләргә кызыклы һзм яңа проектлар барлыкка килә. Һәм бу эштә без сезгә ярдәм итәргә әзер», - диде Артур Николаев.

Реклама

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева шулай ук барлык муниципалитетларга да игътибар бирергә һәм алар турында Россиядә һәм төрле илләрдә танытырга, сөйләргә һәм алга таба үсеш өчен хезмәттәшлек элемтәләрен җайга салырга теләктәшлек итүгә әзер булуын билгеләп үтте.

Чүпрәле районының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм районда эшләп килүче предприятиеләр эшчәнлеге турында район башлыгы Марат Гафаров сөйләде.

–Безнең төп бурыч-алга таба үсеш. Без яңа идеяләр, проектлар өстендә эшлибез, күрше төбәкләрдәге җитештерүчеләр белән элемтәләрне җайга салабыз, аларны безнең районга җәлеп итәбез. Беренче чиратта, аграр район буларак, без авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешен күз алдында тотабыз, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.  - Чүпрәле районында эшләнгән товар брендына Россия Федерациясендә генә түгел, ә аннан да читтә дә ихтыяҗ булачагына ышанам.  Моның өчен бездә бөтен шартлар да бар,  иң мөһиме – бу җирле продукцияне  җитештерергә алынган кешеләр.

Чүпрәле районында булу һәм партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру теләге турында РФ Мөселманнар берлеге президенты Айдар Шаһимәрданов белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районы хәләл индустрияне үстерү буенча югары потенциалга ия һәм мөселман бизнесменнары өчен кызыклы.

Чүпрәле районы җитештерүчеләре: «Идел буе Цеолиты " ААҖ, «Дуван бакчасыы», «ИСТОК» кооперативлары, «Солнечный круг» ҖЧҖ, «Пектин» ҖЧҖ потенциаль инвесторларны үз проектлары белән таныштырдылар. Тәкъдир итү эшенә онлайн режимда төрле илләрдән: Финляндия, Төркия, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән вәкилләр кушылды.

Очрашу ахырында «ТР ССП» берлеге белән Чүпрәле районы һәм муниципалитет товар җитештерүчеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды. Әлеге килешү икътисадый потенциалны алга таба үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга, Чүпрәле районы предприятиеләренең эчке һәм тышкы базарларда продукциясен, товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X