Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кайда күпме СЫЕР асрала?

ЭШЛЕКЛЕ АКТИВЛЫК ҺӘМ КООПЕРАЦИЯ - АВЫЛНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ

Элекке крестьянның “Сыер дәүләт” дигән төшенчәсе бүген дә актуальлеген югалтмый. Чөнки, сөт тере акча чыганагы. Сөтне капка төбеннән килеп алалар, вакытында исәп-хисабын да ясыйлар. Бүгенге көннәрдә сөтне хәтта нефтькә тиңләүчеләр дә юк түгел.

Әмма шуңа да карамастан, кайбер авыл җирлекләрендә сыерларның баш саны азайган. Ә кайберләре, киресенчә, арттыруга ирешкән. Һәм бу өлкәдәге саннарны арттырып та, киметеп тә күрсәтеп булмый, чөнки сыерларның баш санына карап дәүләт субсидиясен бирә һәм әлеге мал терлеген ябып кына да асрый алмыйсың.

Сыерларның баш санының иң күп кимүе Матак авыл җирлегенә туры килә. Ә иң күп арткан җирлек исә – Шланга. Шулай ук ел дәвамында Зур Чынлы, Иске Шәйморза, Яңа Борындык, Алешкин-Саплык авыл җирлекләрендә дә бу төр мал-туар санын күбәйткәннәр.

Мөгезле эре терлекләрне яратып асраучылар исә Иске Чүпрәле, Матак, Шланга, Кече Чынлы, Иске Кәкерле авыл җирлекләрендә яши. Алардагы шәхси хуҗалыкларда барлыгы 5370 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Реклама

Ярдәмгә килүче                    программалар      турында

Хәтерләсәгез, без нәселле таналар, каз-үрдәк, чеби алганда, кече фермалар төзергә теләкләре булганнарга дәүләттән чыгымнарының беркүпме өлешен каплау өчен субсидияләр бирелүе турында язган идек. Халык тарафыннан иң көтеп алынганы  инде ул – сыер асрауга бирелүче субсидиядер, мөгаен. 2019 елда андый төр субсидия безнең районга 18 млн 100 мең сумга якын күләмдә 4986 баш сыер, 798 баш сөт бирүче кәҗә исәбеннән алынган.

Кече фермалар төзүгә дә 2019 елда районның 11 кешесе дәүләттән 3 млн.сум ярдәм алган. Ә менә нибары ике кеше генә нәселле таналар алуга ярдәм төреннән файдаланган. Аның каравы кош-корт тотучылар дәүләт ярдәменә исәп тота башлады. 2019 елда андыйларның саны 49 кеше булган һәм аларның каз, үрдәк, күркә, бройлер чеби алуга киткән чыгымнарының 390 мең сумга якынын дәүләт каплаган.  Бу программалар 2020 елда да гамәлдә булачак. Дөрес, аның беркүпме кәгазь эшләре бар. Шуңа да карамастан, биргәндә алып калу кулайрактыр. Кош-корт, нәселле тана я булмаса сыер алырга уегыз булса, башлап авыл җирлеге башлыгына, я булмаса авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә (тел. 2-20-80) мөрәҗәгать итеп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X