Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Капка төбең җыйганмы?

Яхшы хуҗа капка төбеннән үк беленә, ди халык. Йорт-җире җимерек, капка төбендә үк аркылы-торкылы бүрәнә-такта, кирпеч кисәкләре аунап яткан, төзелеш материаллары кайтарып ташланган йорт-хуҗалыклар авылларда да, район үзәгендә дә юк-юк та бүген дә очраштыргалый. 

Шушы көннәрдә генә район Башкарма комитетында үткән административ комиссиянең чираттагы утырышында да авылларны төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән  йорт хуҗаларының эшләре каралган иде. Бу көнне административ комиссиягә Яңа Кәкерле, Югары Каракитә, Кече Чынлы авылларыннан үз территорияләреннән чыгып, урамга төзелеш материаллары, такта кисәкләре куйган һәм Борындык станциясеннән этен бәйдә тотмаган хуҗалар чакырылган иде.

Район, авыллар территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләренең тупас бозылуы нәтиҗәсендә административ чаралар кулланылуы, минималь штраф суммасының беренче мәртәбәсендә 2000нән алып 5000 сумга кадәр булуы турында газета битләрендә һәрдаим язып баруыбызга да карамастан, халык әле дә булса аңларга, тәртипкә күнәргә ашыкмый.

Этләр проблемасын да газета битләрендә еш күтәрәбез. Шуңа да карамастан, этләрен бәйгә куймаучылар да бар, аларга карата да протоколлар төзелә һәм тиешле чаралар күрелә.

Шуңа да өй алдына, синең биләмәңә кермәгән территориягә төзелеш материалларын, йорт өчен кирәк булган башка материаллар куяр алдыннан үзеңнең гамәлләреңнең закон кысаларына сыю-сыймавы турында яхшылап уйларга кирәктер, минемчә. Сүз дә юк, авыл кешесе өчен минималь булган 2000 сумлык штраф суммасы да зур акча. Әле бу беренче очракта гына, ә икенче тапкыр шундый закон бозу белән эләгәсең икән, штраф суммасы да икеләтә зуррак булачак. Әмма законны белмәү яисә аны үтәргә теләмәү беркемне дә җаваплылыктан азат итмәве турында да онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев