Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәледә ифтар ашында катнашты

Чүпрәледә  рамазан уразасын тотучы мөселманнар өчен районда ифтар мәҗлесе оештырылды.

Чарага Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килгән иде. Ифтар ашы исә район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров тарафыннан оештырылды.

Акшам намазына кадәр ураза тотучылар күптармаклы техникум янында төзелгән универсаль спорт комплексына җыелып Камил Сәмигуллин вәгазьләрен тыңладылар. Авыз ачканнан соң бергәләп намаз укыдылар. Һәм күптармаклы техникум ашханәсендә алар өчен  аш өстәлләре әзерләнгән иде.  Бергәләп тукланганнан соң районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия Шәрәфетдинова ислам динен хөрмәтләп, район мөселманнары өчен мондый очрашу-ифтар мәҗлесен оештырган Марат Гафаровка рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм эшендә уңышлар теләде. Шулай ук мөфти хәзрәтләренә дә ерак юлны якын итеп килеп, Чүпрәле мөселманнары белән очрашканы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Энҗия Шәрәфетдинова:

Якындагыларыңны олыласаң Аллаһы Тәгалә үзеңне олылар, -диләр. Район җитәкчесенең һәм аның урынбасарларының да барыбыз белән дә бергәләп намазга басуы – бик шатлыклы күренеш. “Сорагыз! Сораганыгызны бирермен”.- диелгән. Иншаллаһ кул күтәреп сораган догаларыбызны да, тоткан уразаларыбыз да Аллаһы Тәгалә хозурына барып ирешер. Һәр кешенең күңелендә әһлак яшәсен иде, -дип телим.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев