Иҗтимагый киңлекләр төзекләндереләчәк
Тавыш бирүгә, хөрмәтле райондашлар, сез дә кушыла аласыз.
Татарстанда 2026 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды.
Тавыш бирүгә, хөрмәтле райондашлар, сез дә кушыла аласыз. Тавышны gorodsreda. tatar. ru. сайтында калдырырга була. Шулай ук, онлайн-тавыш бирүдә «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында «Опросы жителей» сервисы аша һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында катнашырга мөмкин.
Тавыш бирүдә 14 яшькә җиткән һәркем катнаша ала. Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев