Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморзада яшәүче   Мөгазәмә Зәкәрия кызы Хаяровага 90 яшь

Вакыт сәгате елларны саный

Адәм баласы ничә яшькә җитүенә карамастан, күңеле белән картаймый. Иске Шәйморзада яшәүче 90 яшьлек  Мөгазәмә Зәкәрия кызы Хаярова да шулай, ди.

-60 яшемә җиткәч, көзге каршына утырып еладым. Күңел шушы яшемә җитүемә һич ышанмады. Бүген дә миңа 90 яшьтер дип уйлый алмыйм,-ди ул.

Мөгазәмә апа гаиләдә ир туганнары арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Шуңадыр да әтисе аны кечкенәдән үк бик иркәләргә ярата. Сугыш киткәндә дә: “Кызымны күрер өчен кайтам”, дип саубуллаша. Тик ике сугыш йөреп, өченчегә киткән әтисенең бу соңгы сүзләре була. Мөгазәмә апаның тагын ике абыйсын да алалар сугышка. Бер йорттан чыгып киткән, ир-аттан  бары бер хәбәр генә килә. Икенчесе  аларның хәбәсез югалуы турында бәян итә. Кайнана-кайната, өй тулы ир бала белән  әниләре тол кала.

Белем алу  түгел, аның турында уйларга да вакыт булмый. 4 сыйныфтан соң, Мөгазәмә апа колхозга эшкә йөри башлый. Яшь кызларны урман кисәргә җибәргәч, ул анда булачак тормыш иптәшен Фәйзрахманын очрата.

Реклама

Ике яшь йөрәк гаилә кора, дүрт бала үстерә. Бүгенге көндә Мөгазәмә апа улы Радик һәм килене Әнисә белән төп нигезендә яши.

Әтиләре сугышка киткәндә әниләре карынында тумый калган төпчек туганы Җәүдәт белән үткәннәрне сагынып, искә алып сөйлиләр. Бүген алар ике бөртек кенә калганнар, туганнары, әти-әниләре рухына дога кылалар.  

Күңел дигәнең елларны санамаса да, вакыт сәгатен алдап булмый. 90 яшьлек юбилее белән котларга Мөгазәмә апаны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәмавыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Тормышның авыр сынауларына бирешмәгәне, хезмәте өчен хөрмәт белдерделәр. Россия Президентыннан котлау хаты һәм район башлыгыннан бүләк тапшырып, күркәм юбилее белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X