Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза "Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә сәяхәт кылдылар

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

 

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер
казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар
уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен
көрәшергә чакыра.

Реклама

15 февраль көнне,  Иске Шәйморза авылының «Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре белән берлектә, мәктәп һәм авыл китапханәләренә сәяхәт кылдылар.  Чара барашында, балалар шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышты. Күчтәнәч итеп, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X