Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».

Бүген, 26 декабрьдә, Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Хаярова Ркия Исмәгыйль кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Ул крестьян гаиләсендә туа. Әнисе биш бала тәрбияләп үстергән, әтисе фронтта һәлак булган.

Сугыш елларына карамастан, Ркия апа белем ала, ул 7 сыйныфны тәмамлый. Каникуллар вакытында һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укырга кереп, белгечлек ала. 

1964 елда ул авылдашы Хаяров Миргасим Сәлах улына кияүгә чыга. Ул 22нче партсъезд исемендәге колхозның алдынгы механизаторы була.

Ркия апа гомер буе диярлек Иске Шәйморза май заводында лаборант булып эшләгән. Пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында һәм авыл китапханәсендә эшли.

Ире белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. 

Бүген улларының берсе Ульяновск шәһәрендә яши. Ә икенче улы Ринат һәм аның хатыны Илсөяр Ркия апаны тәрбиялиләр. Юбилярның 4 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

Намуслы хезмәте өчен Ркия апага «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре тапшырылган.

Аны юбилее белән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова котладылар. Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. Изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев