Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Кәкерледән Шәриповлар гаиләсе 100 мең сум акчага лаек булганнар

Шәриповлар Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан авылда яшәп, өченче баласын тапкан, 29 яшьтән яшьрәк әниләргә бирелүче 100 мең сум акчага лаек булганнар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Марина Михайловна һәм Рияз Мидехат улы Шәриповлар гаиләсендәге олы бала – кызлары Камилә Иске Кәкерле урта мәктәбенең 4нче сыйныфында, икенче балалары Радель 1сыйныфта белем ала.  Яшь гаиләнең бәхетен тагын да тулыландырып, ямь өстәп, июль аенда аларның уллары Радмил да дөньяга аваз салды.

Яшь гаилә төп йортта, өлкәннәр Фидария апа һәм Мидехат ага белән бергә, яши. Бергәләп өйне төзекләндергәннәр, аны зәвыкъ белән җиһазлаганнар. Өйдә балалар өчен дә, үзләре өчен дә бар шартларны да тудырырга тырышканнар.

Бабалары һәм әбиләре оныкларына куанып туя алмый. Ике буын вәкилләре бер-берсен аңлап, бер-берсе белән киңәшеп, бик тату яшиләр, күз тимәсен! Килен Марина күрше Чувашия Республикасының Шомыршы районы, Андреевка авылында туып-үскән. Татарча бик әйбәт сөйләшә.

– Килгәндә бер авыз сүз татарча белмәсәм дә, мине чит күрмәделәр авылда. Әти-әни дә үз кызлары кебек кабул иттеләр, әни әкренләп бар нәрсәгә дә өйрәтте, рәхмәт аларның һәркайсына, -ди Марина.

– Балаларыбызның, онык-ларыбызның тормышларына сөенеп туя алмыйбыз. Аллага шөкер, ун ел бергә бик дус, тату яшибез, киләчәктә дә шулай булсын иде,-ди Фидария апа да яшьләрнең бүгенгесенә куанып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев