Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле

“Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.

Аделҗан ага белән Факия апа икесе дә Иске Кәкерле авылы кешеләре. Балачаклары икесенең дә сугыш елларына туры килгән. Сугыш аларның күп кенә мөмкинлекләрен дә чикләгән. 4 класстан гайре белем алырга туры килмәгән Аделҗан агага. 10 яшеннән колхозга эшкә чыккан.  “Буең кечкенә, беләкләрең дә ныгымаган”, дип тормаганнар -нинди авыр эш бар шуны кушканнар аларга. Факия апа карт бабаларының урак белән арыш уруын, ә үзләренең аның артыннан көлтә бәйләп барулары турында сөйли әнә. Һәм көлтәне бәйләп кенә куйдың гына да түгел, җиргә төшкән башакларны да чүпләп йөрисе бар әле. Урман кисүләр, такта ярулар – бу эшләрнең берсе дә калмаган алардан.

Авыр булган билгеле хезмәт. Әмма ни кадәр генә ачлык, ялангачлык кичермәсен кеше дигәнеңнең күңеле яктылыкка, матурлыкка, парлылыкка омтыла. Аделҗан да Факиясенә гашыйк булган да, озак та үтми өйләнешеп тә куйганнар. Факия апа гөр килеп торган нигезгә килен булып төшкән. Ун еллап шунда яшәгәннән соң үз оя-куышларын булдырганнар алар. 

Аделҗан аганы тасвирлаганда рус халкының уңган кешеләргә карата әйтелә торган сүзләре искә төшә. “Маленький да удаленький” диләр бит алар. Татарда исә “Буена карама, беләгенә кара!” диләр. Аделҗан аганың да характеры да корычтай, акылы да камил, йөрәге дә кодрәтле. Бүген 90 яшендә дә нәкъ шундый ул, сөбханалла! Карчыгына, өч улы, өч кызына үзенең төпле киңәшләре белән, балаларына “без укый алмадык, сез укыгыз” дип юнәлеш биреп, булсынга дип хезмәт итә. Тракторчы, комбайнчы, мастер-көйләүче, бригадир да була үзе. Шыгырдап торган наратлардан йорт та җиткезәләр алар.

Аделҗан аганың икенче олы рәхмәте дә – балаларына. “Йөземә кызыллык китермәделәр, укыгыз, дидек – укыдылар, кеше булдылар, -ди. – Аларга иш булып килгән балалар да үзебезнең “туфрактан” туры килде – безнекеләрне яраттылар, хөрмәт иттеләр”, -дип килен, кияүләренә дә рәхмәт белдерә ил агасы. Бүгенге көндә аларның 15 оныклары, 8 оныкчыклары бар.

Ил агасы диюем дә юкка гына түгел. Аделҗан абый ни авыр чакларда да күңелендә динебезгә, телебезгә булган хөрмәтне дә саклаган, ышанычын югалтмаган. Авылда мәчет ачылудан бирле аның мәзине булып эшләүче дә Аделҗан Галимҗан улы Хәлиуллин. Аның әлеге хезмәтләрен олылап Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең Рәхмәт хатын да юллаган.

Реклама

Район башлыгының истәлекле бүләген дә, Россия Президентының котлау открыткасын да тапшырды юбилярга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Авыл башлыгы Рөстәм Фәтхуллин, “Самат” мәчете имамы Илһам Шаммасов та олылап, юбилярның үткәне, бүгенгесе турында сөйләделәр, рәхмәт белдерделәр.

Бу урында бер хәдисне искә төшерү урынлы булыр. Пәйгамбәребез әйткән: “Адәм баласы вафатыннан соң аныңгамәл дәфтәре ябыладыр, мәгәр өч төрле гамәлнең савабыдәвам итәр: үзеңнән соң калдырылган гыйлем, әти-әнисеөчен дога кылып сораучы игелекле бала һәм кешеләргә әледә булса файда китереп торган сәдәка”. Хәлиуллиннар гаиләсендә менә шуларның барысы да барлыгын күреп кайттык без.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев