Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Ишленең мәктәбе яңара

42 млн. сум. Авыл өчен бик мөһим булган социаль объектны капиталь төзекләндерү шул суммага  исәпләнгән

Иске Ишледә зур, мәһабәт итеп төзелгән мәктәп бинасы 1997 елда файдалануга тапшырылган булган. Ул Татарстан Республикасының «Татглавинвестстрой"  хисабына төзелгән. Төзелеш эшләрен дә Түбән Кама шәһәреннән килеп башкарганнар.

25 ел дәвамында, косметик ремонтны исәпкә алмаганда, мәктәптә зур күләмле ремонт эшләре башкарылмаган. Әлеге социаль объектның (бер бинада мәктәп, авыл китапханәсе, фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан) авыл халкы өчен никадәрле әһәмиятле булуын исәпкә алып район җитәкчелеге аны федераль дәрәҗәдә ремонтланырга тиешле объектлар исемлегенә керттерергә ирешкән иде. Быел исә «Мәгариф» милли проекты буенча Иске Ишле гомуми белем бирү мәктәбендә гаять зур эшләралып барыла. Мәктәпнең барлык персоналы, Иске Ишле авылы халкы моңа бик шат, әлбәттә. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр үзләре дә ремонт эшләрендә булышалар, чөнки төзүчеләрдән соң җыештырырга да, сөртергә, себерергә дә кирәк.

«Иске Ишле гомуми белем бирү мәктәбендә 22 укучы белем ала. Педагогик коллектив та, укучыларның ата-аналары да федераль программага эләгүебезгә бик шат. Моның өчен без район башлыгына, республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез", - дип сөйли мәктәп директоры Миләүшә Нигманова.

"Мәктәпнең нигезе һәм каркасы гына элеккеге булып калачак. Башкасы  бар да яңартылачак. Төзелеш эшләре генә дә 42 млн. сумга исәпләнгән. Хәзерге вакытта түбәне алмаштыру эше төгәлләнде, диярлек. Яңа пластик тәрәзәләр, бүлмә ишекләре урнаштырылды. Эчке отделка, электромонтаж эшләре алып барыла. Идән, түшәмнәрне яңарту, плитәләр җәю, асылмалы түшәмнәр ясау эшләре башкарылды. Җылыту, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, янгын сүндерү системаларын, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау эшләредә  тәмамланып килә»,-ди Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров.

Мәктәпне капиталь ремонтлау белән «Стройград»төзелеш оешмасы шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев