Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Ишле авылында яшәүче нурлы йөзле Нурлебану Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды

Юбилярның хезмәт юлы «Алга» колхозында уза.

Иске Ишле авылында гомер итүче Нурлебану Хәлиулла кызы Мөхәммәтҗанова бүген юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аны 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котладылар. Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар.

Нурлебану Хәлиулла кызы Мөхәммәтҗанова бүгенге көндә авылда ялгыз яши. Тормыш иптәше Расих Ибраһим улы белән алар 5 бала үстергәннәр. Балалар хәзер үзләре дә инде әби – бабайлар: әниләренә сигез онык, ә оныклары 11 оныкчык  бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, бер улын Нурлебану апа фаҗигале төстә югалткан. Тормыш иптәшеннән башка да ялгыз яшәүвенә ике дистә еллап вакыт узган.

Тик тормышыннан зарланмый. Балалары Ульяновск өлкәсендә яши, еш кына кайталар, ул үзе дә аларда еш кына кунак була. “Бала сыман тәрбиялиләр үземне. Бик тәрбиядә яшимен”,-ди Нурлебану апа балаларыннан канәгатьлек белдереп.

Реклама

Юбилярның хезмәт юлы «Алга» колхозында уза.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Нурлебану апа бик актив кеше. Эшсез утырырга яратмый.  

Кунаклар аңа алга таба да шундый ук позитив һәм шат күңелле  булуын, 95 һәм 100 яшьлек юбилейларын да каршы алуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X