Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәленең "Кояшкай" балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында грант отты

500 мең сумлык грантларны республиканың 10 балалар бакчасы отты.

Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство хәбәр иткәнчә, быел конкурска 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан гаризалар тапшырылган. Шуларның 10 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендәге грантны откан.

Җиңүчеләр арасында 1 санлы Иске Чүпрәле «Кояшкай «балалар бакчасы да бар.

Иске Чүпрәленең  «Кояшкай» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсындагы әлеге грантка икенче тапкыр ия булды. Беренче тапкыр балалар бакчасы  2014 елда җиңү яулап, 1 млн сум грант акчасы алган иде.  Шундый ук грантны 2015 елда Кече Чынлы балалар бакчасы да алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев