Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәледә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында бәйрәм итәләр

Күпкатлы йортлар территориясендә “Безнең ишегалды” чарасы узды. Ул Россия Дәүләт флагы көненә дә багышланган иде

"Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында Татарстанда берничә ел дәвамында, күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып, йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре алып барылды.

Хәзер исә аларның һәркайсында “Безнең ишегалды” дип исемләнгән бәйрәмнәре уза. Чарада күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз ишегалларының үзгәрүен күзәтү генә түгел, ә яхшы мөнәсәбәтләрне дә ныгыта, бии, җырлый, эш көненнән соң ял итә.

Эштән соң кичке якта район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган бәйрәмгә олылар, балалар, яшьләр һәммәсе чыкты. Хәтта күрше урамнардан да килүчеләр шактый булды. Аларның һәркайсына күңеленә ятышлы  уеннар, конкурслар, мастер-класслар тәкъдим ителде. Әйтик, өлкәннәр җирле “Ак калфак” оешмасы белән дисбе ясау серләрен өйрәнде, балалалар таганнарда атынды, уеннарда катнашты, биеде, ә яшьләр өчен кичке дискотека узды.

Реклама

Гөлфия Петрова, Вера Синдюкова:

-Гомеребез күп өлешен шунда, күпкатлы йортларда яшәп уздырабыз. Мондагы тормышның элекке еллар белән бүгенгесен чагыштырсак, әлбәттә җир белән күк арасы. Резина итектән дә чыга алмаслык балчыктан ничек йөрелде икән, дип уйлыйбыз, ә балалар өчен уен мәйданнары гомумән юк иде. Хәзер исә шәһәрдәге сыман, кичке якта, теләгән кеше көндезен дә, чыгып утыра ала, рәхәтләнеп ял итәргә бар мөмкинлек тудырылган.

Сүз уңаеннан, әлеге чаралар районда күп катлы йортлары булган Борындык, Иске Шәйморза авылларында да уза.  Республикада  мондый ишегалларны  төзекләндерү программасы дәвам итә. Күп кенә объектларда эшләр тәмамланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X