Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле күп профильле лицей янында интернат булачак

Агымдагы елның май аенда Иске Чүпрәле күп профильле лицее янында булачак лицей-интернатның яңа корпусы төзелә башлады.  

Район үзәгендәге 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе бинасы 2003 елда куллануга тапшырылган иде. Ул вакытлардан алып бүгенге көнгә кадәр 15 ел вакыт үткән. Әлеге чор эчендә мәктәптә берничә директор алышынып, коллектив яшь укытучыларга тулыланды. Мәктәп укучылары елның-елында район, зона, республика күләмендә оештырылган төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Берничә ел элек мәктәп Иске Чүпрәле күп профильле лицее статусын алды. Бүгенге көндә биредә физика-математика һәм химия-биология фәннәре тирәнтен өйрәнелә. Лицейда, район үзәгендәге балалар белән берлектә, районның төрле авыл мәктәпләреннән килгән укучылар да белем ала. Аларны мәктәп автобуслары йөртә – иртән барып ала һәм дәресләр тәмамланганнан соң кире авылларына илтеп куя. Әлбәттә, укучыларны һәр көнне авылга ташу бик уңышлы вариант түгел, чөнки мәктәптә укучылар өчен дәресләрдән соң да төрле чаралар, 9-11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр оештырыла. Әлеге чараларга, консультацияләргә кире килергә яисә аларның башланганын көтеп, кайтмыйча, мәктәптә утырып торырга кирәк. Әлеге проблеманы күздә тотып, авыллардан килеп биредә белем алучы укучылар өчен район җитәкчелеге лицей янында интернат төзүне планлаштырып, республика программасына кергән иде. 
–Лицейда киләчәктә күпчелеге физика-математика, химия-биология фәннәрен тирәнтен өйрәнергә һәм шушы өлкә буенча төрле югары уку йортларына керергә теләүче укучылар гына белем алачак. Ягъни безнең лицей физика-математика, химия-биология фәннәре юнәлеше буенча белем бирүче югары уку йортларына студентлар әзерләячәк,-ди лицей директоры Наталия Маркова. 
Янәшәдә булачак лицей-интернат мәктәп бинасына тоташып ук китәчәк, лицей-интернатның йокы корпусына керү юллары җылытылган булачак һәм ашханәнең ашау бүлмәсе киңәйтеләчәк. Барлык эшләр дә  ООО “СК Созидание” төзелеш оешмасы тарафыннан башкарыла. Лицей-интернат ике катлы булачак, аның беренче катында сыйныф кабинетлары булса, икенче катында йокы бүлмәләре урнашачак. Интернат 70тән артык укучы- урынлы.
Һәр төзелештәге кебек биредә дә котлован казу, лицей бинасыннан булачак йокы корпусына күчү юлларын бетонлауга әзерләү, монолит фундамент салу, бина янында дренаж салу кебек эшләр башкарылган. 
Бүгенге көнгә биредә  монолит участокларын бетонлау,  идән буларак файдаланылачак плитәләр урнаштырылып, аларны монтажлау, фундаментны тигезләп кую  буенча эшләр тәмамланган инде. Хәзергесе вакытта тышкы инженерия: җылыту, су кертү, канализация челтәрләрен урнаштыру  башкарыла.  
–Булачак интернат бинасының цоколь катын төзеп бетердек, дисәң дә була. Егетләребез тырышлар, әйткәнне көтеп тормыйлар, һәркем үз эшен белеп башкара. Мастер Сергей Жирнов та чын оста, куллары алтын, үзе дә тик тормый, егетләрне дә тик тотмый.  Николай Попов ике техника белән эшли, төзелеш материалларын бушата да, төятә дә, урыннарыннан да күчереп куя,  Альфик  Алиев “Елаз” төягече белән барлык җир эшләрен башкара,-ди прораб Олег Кутырев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев