Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында үзәк зиратны җыештыру  буенча өмә үткәрелде

Мондый өмәләр гадәттәгечә ел саен үткәрелә.  

Һәр кешенең соңгы йорты-зират. Аның яныннан үткән һәр кеше бу дөнья мәңгелек түгеллеген, үлгән әби-бабайларның, туганнарының рухларына дога кылырга икәнлеген,  нинди  гамәлләре булганын истә тотарга тиеш.
 Бүген безнең йортыбыз ничек кенә чиста булмасын,  зират та җыештырылырга: рәшәткәләр буялырга, чәчәкләр утыртылырга тиеш. Ә иң мөһиме анда тәртип булырга тиеш. Юкка гына: "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" дип әйтелмәгән.

Бүген Иске Чүпрәле авылында үзәк зиратны җыештыру  буенча өмә үткәрелде.  Мондый өмәләр гадәттәгечә ел саен үткәрелә.  
Бу өмәгә бик күп кеше җыелган иде. Территорияне чистартуга район башлыгы Марат Гафаров, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, вәкилләре дә чыкты.  Авылның кайбер кешеләре дә җаваплы эштән читтә калмады.

Биредә территорияне чистарту эшләре алып барылды, кемдер куаклар җыештырды, кемдер  кисте. Җыелган чүпне тракторга төяделәр. Шулай итеп, уртак көч белән зиратның керү мәйданы чистартылды, киңәйтелде һәм яктыртылды.
Үз Инстаграммында  район башлыгы Марат Гафаров өмәдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Реклама

Күп эш башкарылды, әмма бер көн эчендә барысын да башкарып чыгу мөмкин түгел.  Мондый өмәләр алга таба да дәвам итсен иде һәм анда авыл халкы да күбрәк катнашсын иде дигән теләк белдерәсе килә. 

Гөлҗиһан Шәрәпова:
- Биредә минем әни җирләнгән. Мин аның каберенә еш йөрим, бу юлы да читтә кала алмадым. Чөнки игелекле эш һәрвакыт безгә Ходай Тәгалә тарафыннан игелек белән кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X