Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбиляр Шланга авылында туган. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

Бүген Иске Чүпрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Юсупов Мөбарәкша Әхмәтҗан улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Юбиляр Шланга авылында туган. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

Мөбарәкша абый әтисенең сугышка киткән көнен бик яхшы хәтерли. Ул 29 август көне иде ди. “Кичтән фронтка алыну турында повестка килде, ә инде иртән әтине алып киттеләр. Әни аны озата барды. Ә без бала-чага олы юлга кадәр чыктык. Ул көнне Шланга авылыннан 55 кеше сугышка китте. Олы юлны тутырып халык районга таба агылды. Кайсы гармун тарта, кайсы җырлый, кайсы елый. Чын мәхшәр иде. Урамыбыздан сугышка китүчеләрдән бер генә кеше исән әйләнеп кайтты”,ди Мөбарәкша абый.

Әтисе киткәннең икенче көнендә үк, авылда бригадир булып калган кеше, аны әтисе башкарган эшләрне чакырырга килә. Атлар карый торган була аның әтисе. Ә бит календарьдә сентябрь ае башлана укыр вакыт җитә. Бригадир әнисенең әлеге фикеренә: “Әнә сугыш беткәч, укырлар. Колхозда кем эшли?”, дип чыгып китә.

Шулай итеп, Мөбарәкша абый атлар карарга китә. Әтисенең үлем турында хәбәре килгәч, әнисе балаларын җыештырып, Иваново якларына чыгып китә, янәсе анда “ипиле җир, ачтан үлмәссез”, дип киңәш бирәләр аңа. Бу вакытта Мөбарәкша абыйга 13 яшь була, гаиләдә ул олы бала, әнисенең төп ярдәмчесе дә ул була.

Ивановода  һөнәри училищега укырга керә һәм эшли дә яшүсмер Мөбарәкша. Слесарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен  үзләштерә. 18е тулгач, армиягә алына. Ул десантчы булып хезмәт итә. Зәңгәр күкләргә күтәрелеп, күп тапкырлар парашюттан сикерә,  Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Парадта да катнаша.

Армиядән соң «комсомол» юлламасы буенча Донбасска чкларына китә егет. Шахтада хезмәт куйганда булачак тормыш иптәше Наиләсен очрата. Тормыш корып, алар янә туган җирләргә Иске Чүпрәлегә туганнары янына кайтып төпләнәләр.

. Донбаста эшләгән вакытта техникум тәмамлап, участок начальнигы вазифасын башкарган Мөбарәкшаны район хакимиятенә эшкә чакыралар. Ул  хезмәт миграциясе  белән шөгыльләнә, партиянең район комитеты әгъзасы була. Аннан шактый гына еллар районда көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты җитәкчесе вазыйфасын башкара. Хезмәте өчен күпсанлы медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Мөбарәкша абый тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән икәү гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев