Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында яңа чәчәкләр кибете ачылды

Тәүлек буе хезмәт күрсәтәләр

Кибетне Юсуповлар гаиләсе ачты. Юсуповлар бизнеста яңа кешеләр түгел. Әлегә кадәр дә аларның “Родничок” исемле азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары кибете эшләп килә иде, яңа кибет тә аның янәшәсенә урнашкан.

La Rose кибете 24 сәгать – тәүлек буе эшләячәк. Иртәдән кичкә кадәр кибет үзе ачык булачак, ә төнге вакытта кемгә дә булса ашыгыч рәвештә чәчәкләр яисә башка товар кирәк булса, аларга шалтыратып, кирәк булган әйберләргә заказ бирергә мөмкин булачак. Кибет заказлар белән дә эшли һәм һәркемгә кирәкле булган товарны кайтарып бирә ала. Иң мөһиме, кибетнең көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында заказны китереп бирү мөмкинлеге бар.

– Кибетебезнең ассортименты даими рәвештә, сатып алучыларның теләкләре нигезендә, киңәячәк, - диләр Юсуповлар.

Кибетне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, авыл халкы һәм, әлбәттә инде, хуҗалар: Гөлфирә һәм Рөстәм Юсуповлар һәм аларның балалары катнашты.

Алексей Ярухин кибетнең әйбәт кенә эшләп китүен һәм сатып алучылар өчен монда һәрвакыт кирәкле товарлар булуын теләде.

– Яңа сәүдә ноктасына ихтыяҗ авылның яшәве һәм үсүе турында сөйли. Авыл халкы бу кибеттән бүген генә түгел, ә киләсе көннәрдә дә канәгать калсын иде,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев