Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар

Элегрәк борынгы гореф-гадәтне Кече Чынлы авылында яңарттылар..

Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләренә тугры калып, киләсе ял көннәрендә узачак Сабантуйга бүләкләр җыярга чыктылар. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 12-13 июнь көннәрендә республика муниципалитетларында  милли бәйрәм -Сабантуй узачак.

Әлеге бәйрәмнең бер өлеше булып,  борынгы заманнардан ук бүләкләр җыю булган. Бүләкләр төрле уеннарда җиңүчеләргә, шулай ук көрәш буенча абсолют батырга тапшырылган. 

Менә бүген дә матур итеп бизәлгән атка балалар, "Мишәрләр" халык фольклор ансамблендә катнашучылар, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре Иске Чүпрәле авылы урамнары  буйлап уздылар. Юлда алар чүпрәлеләрне бүләкләр җыюда катнашырга, Сабантуй бәйрәменә чакырдылар, шулай ук халык җырларын башкардылар.

Реклама

Элегрәк борынгы гореф-гадәтне Кече Чынлы авылында яңарттылар. Биредә Сабантуй бәйрәме 13 июньдә була. Махсус кунак Фирдүс Тямаев киләчәк.

Шулай ук бу көнне Яңа Уби авылында чувашларның милли бәйрәме-Акатуй да узачак.

Ринат Хәйретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев