Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында кеше гомере өзелүгә китергән янгын булды

Фаҗигале хәл

26 март көнне, 18.30 минутта  114 номерлы янгын сүндерү частенә Иске Чүпрәле авылы, Октябрьгә 50 ел урамы буенча урнашкан 53 нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада, 3 минут эчендә, килеп җитә. Әмма янгын өй түбәсенең  70 процентын камап алырга һәм өй хуҗасының сәламәтлегенә зыян китерергә өлгергән була.

– Мин телевизор карап утырам, Шамил кухняда нидер эшли иде. Ут сүнеп китте. Карасам почмакта нидер ялтырый, чытырдый да. “Шамил, ут сүнде, нидер булды ахры”, димен. Ул залга килеп күз салды да, йортка юл алды. Мин әйткәч, кире кереп, курткасын киде. Артыннан ук үзем дә чыга башлаганда “Су ала чык, су”, дип кычкырды. Үзе мунчада су тутырып тора. Мин дә инде өйдән чиләк белән су күтәреп чыктым. Икәүләп озын баскычны сөйрәп килдек. Су бәрәбез, кар бәрәбез, янгын сүнми. Болай булмый, ярдәмгә чакырырга кирәк, дип өйгә кердем. Янгын сүндерүчеләрнең телефон номерын, каушавымнан, оныттым гына бит. Шулай да исемә төшереп җыйдым. Алар инде миңа янгын сүндерүчеләрнең безгә чыгып киткәннәре турында әйттеләр. “Кайгырмагыз, апа” диде хәбәрне кабул итүче. Инде йортка чыгасы – ишекне табалмыйм, тик әйләнәм өй эчендә. Болар инде мизгел эчендә генә булгандыр бәлки, миңа инде бер гомер кебек тоелды, -дип искә ала ул кичне Фрида апа Сабирова.

– Чыктым. Йорт уртасында ут төргәге. “Син кая соң?”, дип кычкырам, Шамилемне күрмәгәч. Миңа шул ут төргәге ыңгырашып җавап бирә. Үз-үземне белештермичә  ут капкан киемнәрен йолккаларга керештем. Алам дә бәрәм утны, алам да бәрәм. Бөтен киемен салдырдым шулай, үземнең пешкәнемне сизмәдем һич. Ул ара күршеләр җыелды. Янгын сүндерүчеләр, “Ашыгыч ярдәм” килеп җитте.

Калганын инде хәтерләмим. Икенче көнне район үзәк хастаханәсе палатасында хушымны бераз җыйгач, янгынның сүндерелүен, иремнең 90 процент пешкән булуын әйттеләр.

Шамил ага Сабиров икенче көнне, янгында пешү сәбәпле, аңына килә алмыйча, район үзәк хастаханәсендә җан бирә.

“Бик тырыш, акыллы кеше иде”, диләр аның турында күршеләре, хезмәттәшләре. 1948 елда Иске Дуван авылында туган Шамил абый озак еллар Чүпрәле юл төзү оешмасында эшли. Соңгы вакытта хезмәт иткән оешмалары – “Мелиорация” һәм район үзәк хастаханәсе.

Фрида апа белән өйләнешеп, 50 ел яшәү дәверендә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Шамил абый ачык күңелле, гел елмаеп сөйләшә торган кеше була. Шуның өстенә уңган да. Үз куллары белән өйләренә янкормалар төзи, өен дә сипли, ремонтлый, түбәсен дә улы Ильмир белән икәү алмаштыралар.

– Гомернең иң матур чагына килеп җиткән идек. Бер дә уйламаган идем шулай кинәттән, фаҗигале төстә китеп барыр дип. 40 яшемдә үземә авыру килде, мине бала урынына куеп карады, авыру булгач гел мин беренче үләрмен төсле иде, -ди Фрида апа, күз яшьләре аша.

Сабировлар гаиләсе, балалары шушы кайгыны кичергәндә аларга ярдәм кулы сузган кода-кодагыена, район үзәк хастаханәсе, дәүләт ветеринария берләшмәсе, уллары Ильмирның классташлары, дусларына, туганнарына, күршеләренә зур рәхмәт белдерә.

– Йортыбыздан ул көннәрдә дә кеше өзелмәде, бүген дә шулай ук. Кемнең хәленнән ничек килә шулай ярдәм итәргә тырыштылар. Шамилем дә риза булып ятсын алардан, үзем дә ихлас күңелемнән рәхмәт әйтәм, ди Фрида апа.

Картлык якынайгач ир белән хатын бербөтен булып җитешә, диләр. Шамил абый да “Ашыгыч ярдәм” машинасында исем-фамилиясен әйтә әле һәм соңгы сүзе: “Минем катын ни хәлдә икән?” диюе була.

...Янгын электр җиһаз-ларында кыска ялганыш булудан килеп чыккан, дип белдерә 114 нче район янгын сүндерү бүлеге.

 

Истә тотыгыз!

Янгын эчендә калган кешегә беренче ярдәм:

Янгын, беренче чиратта, киемгә эләгә. Аннан чәчкә күчә. Төтен сулыш органнарын зарарлый. Кеше мондый ситуациядә ниләр эшләгәнен аңламый. Кешегә ут капканда аны су белән, кар булса кар белән сүндерергә тырышырга, яисә башын ачык калдырып берәр төрле җәймә яки кием белән төрергә кирәк.

Реклама

Киемгә ут капканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

-Паникага бирелмәскә.

-Ут капкан кием-салымны тиз арада салырга тырышырга.

-Суга чумарга, я булмаса җиргә ятып шуышырга.

Пешкән вакытта :

-Зыян күрүчене зарарлану урыныннан чыгарырга.

-Аның ни сәбәпле пешүен (ялкын, кайнар су, химик матдәләр һ.б.), һәм пешү күләмен, тирәнлеген ачыкларга.

-Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатырга.

-Пешү дәрәҗәсе аз булганда, пешкән урынга салкын су агызырга мөмкин.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры  Инсаф Шакиров:

-Россия терри-ториясендә ел саен уртача 300 мең янгын чыга. Алар һәр 4-5 минут саен булып тора. Ел саен янгында  7- 8 меңгә кадәр кеше вафат була,  50-80 мең баш терлек үлә. Шәһәрләрдә янгыннан зыян күргән торакларның мәйданы миллион квадрат метрны, авылларда ике миллионнан артыкны тәшкил итә.

Безнең районда торак фондта янгыннарны һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү максатыннан, агымдагы елның февраленнән май аена кадәр районда «Торак-2021» күзәтү-профилактика операциясе игълан ителде. Шуның белән бәйле рәвештә, 114 нче янгын бүлеге, гадәттән тыш хәлләр,  Убидагы янгын посты, эчке эшләр бүлеге, газ хезмәте, халыкка социаль  ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәрләре белән  профилактик тикшерү рейдлары үткәрелә. Әлеге эш һәрдаим дәвам итә. Шуңа да карамастан, янгыннар саны кимеми.

Ел башында, үткән ел да,  быел да 6 янгын очрагы теркәлде, аларда  1 кеше вафат булды. Быел әлеге күрсәткечләргә бер кешенең янгыннан зыян күрүе дә өстәлде. Хөрмәтле райондашлар,  гап-гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәсәгез иде. Үзегезнең һәм башкалар гомерен куркыныч астына куймасагыз иде.

Моның өчен төзек булмаган электр үткәргечен файдаланмагыз, аларны тикшереп торыгыз, яңаларына алмаштырыгыз. Бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз. Электр-газ  җылыткычлары, җиһазлары белән сак эш итегез, кирәкмәгәннәрен өйдән чыгып киткәндә сүндереп калдырыгыз.

Янгын чыкканны күрсәгез дә, сүндерергә үзегез алынмагыз, янгын сүндерүчеләрне чакыртыгыз.

Телефон номерлары: 01, 101 яки 112, 2-39-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X