Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылы зиратында кое булачак

Бакыйлыкка күчкәннәрнең соңгы урыны - ул зират.


Һәр кешенең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең соңгы урыны - ул зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр.
Ислам дине буенча зиратка бару саваплы эшләрдән санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзенең бер мөбарәк хәдисендә болай дигән: «Каберләрне зиярәт кы лыгыз, чөнки ул сезгә үлемне искәртер». Бу хәдистә зиярәт кылуның төп макса ты күрсәтелә. Дөрестән дә, үлем турындагы фикерләр ахирәтне ныграк искә төшереп, дөньялыкка мәхәббәтне киметә. Зират әдәпләре мәсьәләсендә ислам динендә кабул ителгән кагыйдәләрне бозмау сорала. Кайберәүләр "зиратка кергән нәрсәне кире алып кайтырга ярамый" дип яртылаш кына тотылган буяу банкаларын, яхшы пумалаларны, хәтта көрәкләрне зират эчендә калдырып китәләр. Безнең халыкта "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!", дигән әйтем яшәп килә. Чыннан да, вафат булучыларның каберләрен онытмау, аларны тәртиптә тоту - безнең уртак бурычыбыз. Дөрес, соңгы елларда зиратларны тәртиптә тоту буенча күп эшләр башкарыла. Моның өчен һәр авылда махсус өмәләр уза, ерак – ераклардан гаиләләре белән кайтып каберлекләрне чистарту матур гадәткә кереп бара. Иске Чүпрәле авылы зираты да соңгы елларда үзгәреш кичерде. Картайган күп еллык агачларны кисеп чистартуда йөзләгән кеше катнашкан иде. Әле менә соңгы көннәрдә генә зират капкасын ачып кергән җирдә җиде метр тирәнлектә кое казып куйдылар. Бу игелекле эшне оештыруга авыл пенсионеры Әмирҗан Бакаев алынган. Авыл ир – егетләре дә бердәм булып җиң сызганып эшкә керешкән. Бөтен чыгымнарны капларга шәхси эшмәкәр, “Арсенал” кибете хуҗасы Ринат Бекмөхәммәтов үз өстенә алган. Ә. Бакаев әйтүенчә, кое янына берничә кубометр су сыйдырышлы мичкә куеп шунда су тутырачаклар икән. Җәй көннәрендә кабер өстендәге чәчәкләргә су сибү өчен мөмкинлек тә булачак. Хәзер монда насос урнаштырып эшләтү өчен электр линиясе сузуны планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев