Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылы "Җәмигъ" мәчетендә Мәүлид бәйрәме булды

Исламда рабигүл әүвәл аеның уникенче көне - Мәүлид көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган.

Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә.

Иске Чүпрәле авылы “Җәмигъ” мәчетендә дә  аны традициягә тугры калып зурлап билгеләделәр.

 Бу бәйрәмгә Казан Диния нәзарәтеннән мөфти Камил Самигуллинның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да килгән иде.  Ул җыелучыларны  Татарстан мөфтие Камил Самигуллин исеменнән котлады, вәгазьләр укыды.

Район мөхтәсибе Рөстәм  хәзрәт, Иске Чүпрәле “ Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Гомәр  хәзрәт  тә бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерделәр, Коръән аятләре укыдылар.

Мәүлид бәйрәме бергәләшеп әзерләгән сый-нигьмәтләргә бай табын артында тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев