Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум уза

Бүген, 2019 елның 8 декабрендә, Иске Чүпрәле авыл җирлеге территориясендә үзара салым буенча референдум уза. 


Иртәнге 7.00 сәг. дүрт  сайлау участогы үз  ишекләрен сайлаучылар өчен  ачты.

Участокларның берсе Иске Элмәле авылында эшли, икенчесе Яңа Чүпрәле авылында, тагын ике участок Иске Чүпрәле авылында кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Киләсе елга җирлектәге  үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә.  Иске Чүпрәле авыл җирлеге буенча референдумда катнашучыларның саны -3908 кеше.

 

Искәртеп үтәбез, Татарстанда үзара салым буенча  референдумнар 2013 елдан бирле уза. Халыктан җыелган һәр сумга республика хөкүмәте тагын 4 сум акча өстәп  бирә.

 

Чыннан да, авыл халкы, программаның мөһимлеген аңлап, иртәдән үк активлык күрсәтә, гаиләләре белән участокларга килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев