Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чокалы авылында яшәүче Зәйнәп Хисамовага 90 яшь тулды

Аны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, “Низамов” КФХы җитәкчесе Альберт Низамов котладылар.

Зәйнәп апа тормыш иптәше Мидхәт абый белән 63 ел бергә, тату гомер кичереп 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Билгеле, балалык, үсмерчак бик авыр елларга туры килгән. Төрлесен күргән буын вәкиле Зәйнәп апа да мобилизация белән китеп Магнитогорск шәһәренә барып эләгә. Анда металлургия комбинатында эшли ул. Бәлки шунда ук калган да булыр иде, әмма туган ягында сөйгән яры – булачак тормыш иптәше Мидхәт абый көтә аны. Гомер буе хезмәт итеп яшәп Зәйнәп апа балаларына үрнәк әни, Мидхәт абыйга ышанычлы терәк була. Ике өлкән ветеран бүген дә бер-берсен олылап үзләре салган өйдә гомер кичерәләр.

Быелларда тормыш итү авырлашты бераз, 90 үзенекен итә инде, ди Зәйнәп апа, - балалар чиратлашып яныбызда яши башлады, ташламыйлар, рәхмәт, -ди.

-Бик әйбәт балалар үстердегез, -диде ике ветеранга мөрәҗәгать итеп Айрат Җәлалов та. – Үзегез дә туган ягыбызны зурлап хезмәт иттегез. Бәхетле картлык телибез сезгә! Ул ветераннарга Россия Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы бүләген дә тапшырды.

“Авылның күренекле гаиләсе”, дип бәяләп Рәмис Низаметдинов та Хисамовларга изге теләкләрен җиткерде.

Альберт Низамов исә “гомере буе колхозда хезмәт иткәнегез, аның үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен” дип, үзеннән дә бүләк алып килгән иде.  “Рәхмәт”, диештеләр, мондый мизгелләрдән күңелләре булган өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев