Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иршат Усман улы Алиевның гомере хезмәттә үткән

Гомер буе туган җирен сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр - тормышыбызның күрке.

Зур Чынлы авылында туып, шунда гомер кичерүче Иршат Усман улы Алиев та шундый шәхесләрнең берсе. Күптән түгел ул үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләде.

Сәлимә апа һәм Усман абый Алиевларның дүрт балалы гаиләсендә икенче бала булып туган Иршат абый кече яшьтән хезмәт чыныгуы алып үсә. Иршат абыйның әтисе Усман ага да озак еллар “Ирек” колхозында комбайнчы, соңрак тракторчылар бригадасы җитәкчесе булып эшли. 1973 елда “Ирек” колхозында Усман агага беркетелгән участокларда бөртеклеләрдән югары уңыш (29 ц/га) алына. Нәкъ менә шул елда югары җитештерү күрсәткечләре өчен Усман ага Алиев Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Иршат абый да кече яшьтән әтисе кул арасына кереп, тимер-томыр янында “кайнашып” үсә. Шуңа да авылдагы мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлаганан соң ул Ульяновсктагы механизаторлар әзерләүче училищега юл тота. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, киң профильле механизатор, шофер, тракторчы-комбайнчы буларак туган авылына әйләнеп кайта Иршат абый. Яшь егеткә “СК-4” комбайнын ышанып тапшыралар. Әлеге комбайнда ул армиягә киткәнче ике ел дәвамында урып-җыюда катнаша. Армиядә исә аңа Ерак Көнчыгышта диңгезче буларак хезмәт итәргә туры килә. Инде хезмәт срогы тәмамланып, кайтырга да озак калмаган бер чорда ул хезмәт иткән частьтәге солдатларны Казахстанга, урып-җыю чорында ярдәм итәргә җибәрәләр. Алар арасында Иршат абый да була.

- Безне Казахстанга товар поездына утыртып алып бардылар, юлда бер айлар чамасы бардык, кайтканда да шулай ук. Биредә солдат иптәшләрем белән бергәләп урып-җыю чорында машина белән ашлык ташуда эшләдек. Туган авылыма декабрь аенда, Яңа елны бәйрәм итү алдыннан гына кайтып җитүләр насыйп булды,- ди ветеран ул елларны хәтерендә яңартып.

Армиядән кайткач та озак ял итәргә бирмиләр яшь солдатка, колхоз рәисе шофер буларак эшкә чакыра аны.

1975 елда Иршат абый авылдашы Гөлшат ханым белән гаилә корып җибәрәләр. Ул вакытта Гөлшат апа Ульяновск шәһәрендә эшли торган була. Шуңа да яшь гаилә башлап Ульяновск шәһәрендә яши башлый. Аннан әтиләре Усман ага чакыруы буенча авылга кайтып төпләнәләр алар.

Кышын трактор, машина руле артына утырса, язын төрле маркадагы тракторлар белән чәчүдә дә катнаша Иршат абый, җир дә сукалый, җәен исә комбайнга утырып урып-җыюда катнаша, аннан соң чөгендер алу тракторына күчеп, чөгендер алуда эшли, нинди генә эш кушсалар да, һәрберсен намус белән башкарырга тырыша.

Реклама

2005 елда кызу урак өстендә эшләү вакытында Иршат абыйга инфаркт була, аңа икенче төркем инвалидлык бирелә. Икенче елны да әле уңган, алдынгы комбайнчыны остаз буларак, яшьләрне өйрәтеп торырга дип чакыралар урып-җыю чорында.

- Авылга кайтып төпләнүебезгә дә үкенмибез. Бик матур яшәдек һәм яшибез. Аллага шөкер, балаларыбыз да бик акыллы булдылар, йөзебезгә беркайчан кызыллык китермәделәр, еш кайталар, һәрвакыт ярдәм итеп торалар,-диләр Гөлшат апа һәм Иршат абый бүгенге көнгә куанып.

Иршат абыйның намуслы хезмәте район, республика, авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән күп санлы Мактау Грамоталары белән бәяләнгән. Алдынгы комбайнчыны күп тапкырлар Казанда үткән алдынгылар слетына да чакыралар. Район Сабантуйларында мәйданга чакырып та, алдынгылар слетында да ел саен бүләклиләр аны. Аның күкрәген ВЛКСМ комитетыннан бирелгән “Алтын Башак” билгесе, “Татарстанның 100 еллыгана”, “СССР халык хуҗалыгы үсешендә ирешелгән уңышлар өчен” медальләре бизи.

Лаеклы ялда булса да Иршат абый хезмәтсез торуны яратмый, пай җирләре белән эшләүче туганнарына техника ремонтлашырга да, төрле киңәшләре белән дә ярдәм итә.

Тормыш иптәше Гөлшат ханым белән алар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы белем биреп, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Гөлшат ханым озак еллар колхозда, аннан соң кибеттә эшли. Иршат ага белән Гөлшат ханымның бергә тормыш башлап җибәрүләренә дә быел 47 ел тула икән. Кызлары Гөлүсә бүгенге көндә Самара шәһәрендә яши, табибә, икенче кызлары Гөлия исә Ульяновск шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли, уллары Илдар Казан шәһәрендә яши. Балаларының барысы да гаиләле, әти-әниләренә оныклар да бүләк иткәннәр инде. Бүгенге көндә Иршат абый белән Гөлшат апаның 5 оныгы бар. Ял, бәйрәм көннәрендә аларның өйләре балаларның шат авазларыннан гөрләп тора.

Иршат Усман улы Алиевны олы юбилее белән тәбрикләргә район ветераннар советыннан Рөстәм Хәмидуллин, туганнары Әдһәм абыйсы, энесе Фәнис килгән, балалары кайткан иде. Кунаклар юбилярга ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев