Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ире аңа «гөлне сакла, корытма!» дигән

Яңа Кәкерле авылында туып-үскән һәм бар гомерен туган ягында уздырган Дидәрә Әльметдин кызы Сибгатуллинага сугыш башланганда 7 генә яшь булган.

– Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч, искә төшерергә теләми торган начар вакыйга булып калды, - дип искә ала Дидәрә апа ул көннәрне.

Дидәрә апа биш балалы гаиләдә өченче булып туа. Әтиләрен төрмәгә утырталар, балалар әниләре карамагында кала.

– Безне әни ашатты, хәленнән килгәнчә киендерде. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрергә туры килде, ярдәм итүче юк иде. Сугыш елында сеңелем Гөлшат белән ике тапкыр ачлыкка киселеп, шешенеп киттек, безне хастаханәгә илттеләр, исән калдык. Ашаган әйберебез кычыткан, алабута, черек бәрәңге иде. Әниебез бер көн дә колхоз эшеннән калмады,-ди Дидәрә апа үзенең балачагын искә алып.

Дидәрә апага мәктәптә укулар да насыйп булмый, беренче класска укырга бара ул, әмма өстенә кияргә киеме булмаганлыктан, салкыннар башлануга, ташлап кайта. Соңрак апасы аны өйдә хәреф танырга, укырга өйрәтә.

– Бер класс белемем булмаса да, шөкер, газеталар яздырып алам, укыйм,-ди ветеран.

Сугыш, сугыштан соңгы елларда да колхоз елга ярындагы кырда кәбестә, тәмәке үстерә торган була. Хатын-кызлар аларга су сибә.

– Ул чиләкләрне күтәрергә көчебез юк иде, шуңа кечкенәрәк савытлар белән  су ташыдык, кичкә җеп өзәрлек тә хәл калмый. Аяктан чабата төшмәде инде..,- дип искә ала ул көннәрне ветеран.

Дидәрә апа авылдашы, күршесе, сугыш ветераны Зәки абый белән тормыш корып җибәрә. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. “Ана даны” медале иясе дә ул. Зәки абый белән, икесе дә,  колхозда эшлиләр. Зәки абый шофер булса, Дидәрә апа фермада яшь бозаулар карый, төрле эшләр башкара.

– Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны күрергә насыйп итте. Кызганычка каршы, Зәкием генә 7 ел элек вафат булды. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта,  саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын, -ди ул.

Дидәрә апа бүген төп нигездә ялгызы гына яши. Балалары үз яннарына чакырсалар да, әлегә үз өен ташлап китәсе килмәгән. Аңа район социаль яклау идарәсеннән ярдәмгә социаль хезмәткәр Ләйсән Хәйретдинованы билгеләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев