Иң яхшы экогаилә Кырымга юллама белән бүләкләнә
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы «ЭКОяз 2018» бәйгесе игълан итә һәм ул быел #АЙДАВЫХОДИ! девизы белән уза.
Бәйге “Экомәктәп”, “Экогаилә”, “Экопредприятие”, “Эковуз”, “Экобакча” (балалар бакчалары өчен), “Экоҗәмгыять” (иҗтимагый экологик оешмалар, берләшмәләр өчен), “Экоүзәк” (шәһәр балалар экологик-бирологик үзәкләр өчен) номинацияләре буенча үткәрелә.
Конкурста катнашу һәм җиңү яулау өчен өмәләрдә, экологиягә багышланган төрле чараларда катнашырга, аннан чара вакытындагы фотосурәтләрне, видеоларны инстаграмга #эковесна2018 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Әлбәттә, инстаграмда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына язылу мөһим. Бәйге кысаларында агачлар утырту, сыерчык оялары ясау буенча төрле акцияләр уза, мәктәпләрдә экологиягә багышланган дәресләр үткәрелә, укучыларга Татарстанның флорасы һәм фаунасы турында сөйләячәкләр. «ЭКОяз 2018» йомгаклары буенча “Экогаилә” номинациясендә җиңүчегә Кырымга юллама бүләк ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев