Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ильмас Шиһабетдинов: Сәламәтлегегезне вакытында тикшертегез!

Газета журналисты биргән һәм газета укучылардан килгән сорауларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов җавап бирде.

–Ел башында ук инде эш урынындагы җитәкчем сиңа быел диспансерлаштыру үтәргә кирәк булачак, дип әйтеп куйган иде. Бер җирем дә авыртмый, сау -сәламәтмен. Ни өчен кирәк соң ул, армиягә китәчәк егетләр кебек, медицина комиссиясе аша үтү?  

–Диспансерлаштыруның төп максаты булып инвалидлыкка һәм халыкның иртә үлеменә китерүче инфекцияле булмаган хроник авыруларны иртә срокларда ачыклау тора. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының  2017 елның 26 октябрендә кабул ителгән 869 номерлы боерыгы нигезендә 18 яшь тулган барлык гражданнар да диспансерлаштыру үтә. Агымдагы елның 1 январеннан башлап диспансерлаштыру ике төрдә үткәрелә башлады: билгеле бер тикшеренүләрне кертеп    өч елга бер тапкыр һәм үз эченә терапевт, хатын-кызлар маммографиясен,  олы тәһарәттәге яшерен канга тикшерүләр белән    ике елга бер тапкыр.        Диспансерлаштыру күләме районда яшәүче халык санының 25 процентыннан ким булырга тиеш түгел. 2018 елда план буенча безнең районда 4558 кеше диспансерлаштыру үтәчәк, шуның 1031е ике елга бер тапкыр үтә торганнары.

–Авырулар ачыкланамы соң? (Римма Мәүлетова, газета корреспонденты).

–Быелгы диспансерлаштыру  вакытында 570 кешедә төрле авырулар ачыкланды. Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, сидек-җенес органнары авыруының 159 очрагы, матдәләр алмашы бозылуның - 83, йөрәк-кан тамырлары авыруының - 69, ашкайнату системасында проблемалары булган –38 очрак,  нерв системасы авыруының 27 очрагы ачыкланды.  8 кешедә яман шеш авыруы барлыгы беленде. Аларның барысы да киләчәктә сәламәтлекләрен контрольдә тоту өчен исәпкә куелды. Һәм тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Тикшеренү үтүчеләрнең 10 проценты диспансерлаштыруның икенче этабына юлланды.

–Диспансерлаштыру үткән вакытта бездән “онкомаркерлар”га дип анализлар алдылар, маммография да үткәрделәр. Әмма аларның нәтиҗәсе турында безгә хәбәр бирмәделәр. Бу шулай булырга тиешме? (Фирүзә, Иске Чүпрәле).

–Анализларда берәр төрле үзгәреш булган булса, бу турыда, әлбәттә, белгән булыр идегез. Бу очракта сезгә тыныч булырга кирәк, димәк сәламәтлегегездә проблема юк.

Агымдагы елның 9 аенда 1144 хатын-кыз маммография тикшерүе үтте, шуларның дүртесендә сөт бизләрендә яман шеш авыруы ачыкланды. Тикшеренү үткән 186 ир-атның каннарында простатоспецифик антиген барлыгы, бер очракта простата авыруы ачыкланды. 667 хатын-кыздан шул сез әйткән “онкомаркерлар”га анализ алып, аналык муентыгына цитологик тикшерү үткәрелде, яман шешнең ике очрагы теркәлде. Диспансерлаштыру нигезендә ачыкланган барлык авыру кешеләргә дә республика клиникаларына өстәмә тикшеренүгә юллама бирелде.

–Соңгы вакытларда  туберкулез белән авырау очраклары ешая дигәнне ишеткәләп торабыз. Бу уңайдан районда хәлләр ничегрәк? (Розалия, Зур Чынлы авылы).

–Һәр кеше дә рентген-флюорография тикшерүен елына бер тапкыр үтәргә тиеш. 2017 елдагы тикшерүләр районда туберкулез белән чирләү 100 мең кешегә 56,4 очрак туры килүен, ягъни 12 кешедә туберкулез  чире барлыгын күрсәтте. Быел 17023 кеше флюорография тикшерүе үтәргә тиеш иде, биредә искәрмә булып урында ятучы авырулар гына тора. Агымдагы елның октябрь ахырына 13801 кеше флюорография тикшерүе үткән, бу планда каралганның 81 проценты.

Флюорография тикшерүе үткәрү барышында быел да үпкә туберкулезының дүрт очрагы теркәлде. Әйтергә кирәк, авыруларның барысы да эш яшендәгеләр, гаиләләре бар, социаль яктан иминнәр. 

Шунысы куанычлы, балаларда, яшүсмерләрдә үпкәдән тыш туберкулез очраклары ачыкланмады һәм туберкулездан үлүчеләр саны да теркәлмәде.

Әмма, флюорография тикшерүен ике һәм аннан да күбрәк ел үтмәгән кешеләр бар. Аларның саны район буенча 330ны тәшкил итә.

Менә шулар үзләрендә  нинди авыру йөртә – моны тикшермичә әйтеп булмый.

–Гриппка каршы вакцина ясатырга кушалар. Шуны бер дә ясатасы килми, әмма кирәк диләр... Файдасы бармы аның? (Радик, Иске Чүпрәле)

–Бүгенге көндә вакцина ясату –  гриппка каршы иң нәтиҗәле профилактика чарасы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да грипптан соңгы катлаулы  өзлегүләрне һәм үлем очракларын кисәтү максатында халыкка гриппка каршы иммунизация үткәрүне тәкъдим итә.

Бүгенге көндә районның 9514 кешесенә, шул исәптән 3824 өлкән һәм 2782 балага  гриппка каршы вакцина ясалды.

Инфекцияле авырулар арасында көчле респиратор-вируслы инфекция, ягъни грипп, аеруча күп күзәтелә.  2018 елның тугыз аенда гына да балалар арасында әлеге авыруның 455 очрагы теркәлде. 2017 елда әлеге сан 461не тәшкил иткән иде. Авыраучыларның күпчелеге гриппка каршы вакцина ясатмаган. Шул ук вакытта 68 кеше үпкә ялкынсынуы чирен кичергән, аларның да 32се гриппка каршы вакцина ясатмаган булган.

Кызганычка каршы, хезмәт яшендәгеләр  вакцина ясатырга ашкынып тормый. Әмма, дөрес эшләми. Грипп авыруы үпкә ялкынсынуына, шулай ук, төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин. Авыруны вакытында кисәтсәң, яхшырак.

–Без ел саен медицина тикшерүе узабыз. Эш бирүче оешма безнең коллектив хезмәткәрләренең сәламәтлеген ел саен, шәһәр поликлиникаларында тикшерттерә.  Шулай булса да диспансерлаштырү үтәргә кирәкме? (Дания, Иске Чүпрәле).

–Сез сөйләгән сәламәтлекне тикшертүләрнең икесе ике төрле нәрсә. Медицина тикшерүен ай саен үтсәң дә, тулы яшең 3кә бүленгәндә, сезгә диспансерлаштыру үтәргә кирәк булачак.

–Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Ильмас Илалович.

–Сәламәт булыгыз! Гомумән, табиб буларак, районның һәр кешесенә сәламәтлек телим. Иң кирәге дә шушыдыр. Әмма аны югалтканчы кайгыртуың хәерле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев