Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Илдар Гыйльметдинов Чүпрәледә мәктәпләрдә капиталь ремонт барышы белән танышты һәм яшьләр белән очрашты

2022 елда  районда ике белем учреждениесендә «Мәгариф» милли проекты буенча капиталь ремонт үткәрелә, тагын икесендә азык-төлек блоклары яңартыла.

Бүген, 2022 елның 11 июнендә Чүпрәле районына эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.

Алар Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән капиталь ремонт үткәрелә торган Иске Ишле һәм Марс урта мәктәбендә булдылар.

2022 елда  районда әлеге ике белем учреждениесендә «Мәгариф» милли проекты буенча капиталь ремонт үткәрелә, тагын икесендә: Кече Чынлы һәм Алешкин-Саплык урта мәктәпләрендә азык-төлек блоклары яңартыла.

Кунаклар ремонт эшләренең барышы белән таныштылар, укучылар, шулай ук педагогик состав белән аралаштылар.

Ирекович алар белән зур кызыксыну белән аралашты, ил җитәкчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләде, тормышка ашырыла торган программалар белән таныштырды.

Визит барышында Илдар Гыйльметдинов шулай ук «Созидание» яшүсмерләр клубында булды, анда яшь сайлаучы көне кысаларында квест-уен узды. Чарада районның эшләүче яшьләре, мәгариф учреждениеләре укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары катнашты.

Чарада катнашучыларны  сайлаулар темасына багышланган мавыктыргыч уен-викторина көтте, аның кысаларында алар сайлау хокукы буенча белемнәрен ныгыттылар һәм сайлау компаниясе системасы турында мәгълүматлар алдылар. Сайлау хокукы нигезләре белән балаларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин, шулай ук территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин таныштырдылар.

Яшьләр белән очрашуда Илдар Гыйльметдинов нәкъ менә аларның илнең киләчәге икәнлеген билгеләп үтте. Бу тормышта нинди дә булса уңышларга  ирешү өчен ялкаулыкны җиңәргә һәм үзеңдә лидерлык сыйфатлары тәрбияләргә, мәктәп чорыннан ук актив җәмәгатьчелек эшләрендә катнашырга кирәклеген ассызыклады депутат.  Моңа мисал итеп, ул үз вакытында октябрятлар, аннар пионерлар, комсомолчылар сафларында актив катнашканы турында сөйләде. Һәм бу күнекмәләр, тәҗрибәр аны сәяси эшчәнлеккә китергән.

- Бүген  дә үз-үзеңне тормышта шәхес буларак танытыр өчен иҗтимагый оешмалар күп, һәм мин сезгә аларда мөмкин кадәр актив катнашырга киңәш итәм. Һичшиксез, үзеңне иҗтимагый эштә сынап карарга кирәк. Бу сезгә укуда да, тормышта да ныгырга ярдәм итәчәк. Сәясәтче булып  кем дә тумый, аңа тормыш дәверендә киләләр. Сезнең һәммәгезнең дә сәяси үсеш мөмкинлеге бар. Активлык кирәк  һәм барысы да яхшы булачак,- дип билгеләп үтте Гыйльметдинов.

Яшьләр үз сорауларын бирделәр. Әлбәттә, бүгенге көндә илдә булган хәл турында сөйләшү булды очрашуда. Илдар Ирек улыч ил җитәкчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләде, гамәлгә ашырыла торган программалар белән таныштырды. "Санкцияләргә һәм бүгенге катлаулы шартларга карамастан, илдә барлык программалар һәм милли проектлар сакланачак һәм гамәлгә ашырылачак. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һ. б. өлкәсендәге барлык капиталь ремонтлар үткәреләчәк. Без үзебездә ниләр җитешереп булачакны тагын да  өйрәнәчәкбез. Гомумән алганда, барысы да уңай булачак, сезгә һәм һәркемгә исәнлек телим»,-дип билгеләп үтте депутат.

Илдар Гыйльметдинов һәм Марат Гафаров  уен-викторинада җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырдылар, барысына да укуда һәм тормышта уңышлар теләделәр.

Аннан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм район башлыгы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Бүген «Бердәм Россия» партиясе призларына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шахмат буенча район турниры да узды. Илдар Гыйльметдинов һәм Марат Гафаров биредә дә булдылар, район шахматчылары белән аралаштылар, район турнирында җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Эш сәфәре ахырында Илдар Гыйльметдинов гражданнарны кабул итте. Кергән сораулар депутат тарафыннан алга таба аларны хәл итү өчен шәхси контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев