Игеннәр әйбәт күренә: Чүпрәледә эшче комиссия игеннәрнең торышын карады
Милли бәйрәмебез Сабан туе алдыннан эшче комиссия игеннәрнең торышын карады
Эшче төркем составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре, шулай ук, «Россельхозцентр» филиалы белгечләре дә бар иде.
Күзәтүләр «Цильна» хуҗалыгыннан башланды. Һәркайда диярлек бодай, арпа чәчүлекләре, шикәр чөгендере кырлары куандыра. Шытымнар тигез тишелгән.
Белгечләр һәр кырда махсус көрәк белән уҗымнарны казып алып тамырлануын карадылар, тармаклануын тикшерделәр.
—Бүген үсемлекләрдә үзләренә хас «программалаштыру» бара. Көннәр эссе, явымсыз булганда үсемлек бар куәтен җан асрауга юнәлтә, җылы шифалы яңгырлар явып үтсә, көчен уңышка бирә.
Механизаторлар, агрономнар үзләреннән килгәннең барысын да эшләгән, инде күкләрнең игенче хезмәтенә, үсентеләргә мәрхәмәт күрсәтүен кәтәбез,-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Тәлгать Халитов.
Комиссия әгъзалары «Эталон-Агро», «Бикчуров Р. А.» крестьян-фермер һәм башка хуҗалыкларда да булдылар, «Рассвет-Агро» агрофирмасы кырларына да үз бәяләрен бирделәр. Кайсы хуҗалыкның игенчелек культурасы буенча иң алдынгы икәнлеге Сабантуй мәйданында аталачак.
"Цильна"да тиешле срокларда, агротехник таләпләрне төгәл үтәп, җирләрне вакытында сөрәләр, чәчәләр, үсемлекләрне тукландыралар, корткычларга каршы чаралар күрәләр —бөтен эш җепкә тезгәндәй. Нәтиҗәсе дә күз алдында — чәчүлекләр күкрәп утыра.
Һава торышы мәрхәмәтле булсын иде игенчегә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев