Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Игелекле, мәрхәмәтле хезмәт ияләре

Безгә язалар

Социаль хезмәткәрләр бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан әниебезне караучы социаль хезмәткәр Ләйсән Әхтәм кызы Юсупова турында язасым килә. 
Безнең әниебез Дидәрә Сибгатуллина Яңа Кәкерле авылында яши, сугыш ветеранының тол хатыны, 2нче төркем инвалид, тиздән аңа 88 яшь тулачак. 
Без, әнинең алты баласы, төрлебез төрле якка таралышып беттек. Әни янында социаль хезмәткәр Ләйсән бар. Иртә дими, кич дими, әнкәй йомышы төшеп шалтыратуга, хәзер килеп җитә ул. Мунча кертә үзен, кичләрен һәр көнне шалтыратып хәлен сораша, даруларын эчәргә исенә төшерә. Утларын, газларын сүндерергә онытмаска кисәтеп тора. Әниебез өчен күңелебез тыныч безнең: кайчан шалтыратсак та, телендә иң беренче сүзе Ләйсән була (кайчак көнләшеп тә куябыз әле). 
Ләйсән үзенең хезмәтен күңел биреп башкара. Яшьли әнисез калган үзе, хәзер әнисе урынына безнең әнкәйгә бөтен йөрәк җылысын бирә. Аның бит әле бер әнкәй генә түгел, авылдагы тагын биш өлкән кешегә ярдәм итә. Алардан да Ләйсән турында һәрчак мактау сүзләре генә ишетәбез. 

Кайчакларда авылдашыбыз Фатыйх абый Атауллин белән аралашырга туры килә. “Ләйсәнем минем, фәрештәм”, дип яратып сөйли, үзен мактап туя алмый Фатыйх абый да. Ләйсәнне бөтен авыл халкы хөрмәт итә, яраталар. Чөнки ул йомшак күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел. 
Өлкәннәр бит алар балалар кебек, үзләренә аерым игътибар бирүне таләп итәләр. Ләйсәнебез кебек менә шулай өлкәннәр күңелен аңлаучы, эшен чын күңелдән яратып, йөрәк җылысын өлкәннәргә биреп эшләүче социаль хезмәткәрләр арабызда күбрәк булсын иде, диясем килә. 
Әнкәй исеменнән, шулай ук, аның барлык балалары исеменнән Ләйсән Әхтәмовнага чиксез рәхмәтләребезне газета аша да җиткерәсебез килә. Томышың гел балкып торсын, сау-сәламәт бул, Ләйсән. Балалар, оныклар шатлыгы күреп яшәргә язсын, Аллаһының рәхмәте яусын үзеңә. 
Шулай ук, “Кайгырту” үзәге директоры Илгизәр Вафинга, Мәхәббәт Еникеевага һәм социаль идарәдә эшләүче башка хезмәткәрләргә дә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. 
Форсаттан файдаланып, барлык социаль хезмәткәрләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Авыр хезмәтләрендә саулык-сәламәтлек, түземлекләр, гаилә бәхете телим. 
Рамис Сибгатуллин, Яңа Кәкерле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев