Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Язгы чакырылышта 34 Чүпрәле егете Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак

Ил сагына киттеләр

Узган сишәмбедә исә берьюлы 15 егетебез әлеге изге бурычны үтәргә китте. Егетләрне солдат хезмәтенә озату, Дементьев паркында, тантаналы төстә оештырылды. 

Район башлыгы Марат Гафаров егетләргә хәерле юллар, хәрби бурычларын намус белән үтәүне теләде. Аннан әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп: "Улларыгыз өчен борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр«,—дип тынычландырды. 

Егетләр Ногинсктагы Чүпрәле районы шефлык иткән хәрби частька урнашачаклар. Бүгенге көндә анда 10нан артык чүпрәлеле хезмәт итә. Кайберәүләренең инде кайтыр вакытлары да җиткән, алмашка яңа төркем килгәнне көтәләр. 

Әлеге хәрби частьтә хезмәт итүче райондаш егетләребез төп бурычны үтәүдән тыш, иҗтимагый чараларда да актив катнашалар. Шәһәр күләмендә үткәрелүче мәдәни, спорт чараларында активлык күрсәтәләр, волонтерлык эшенә дә җәлеп ителгәннәр.

Булачак солдатларга изге теләкләрен авыл җирлекләре башлыклары, әти-әниләр дә җиткерде.

Газиз балаларын бу җаваплы хезмәткә һәм ерак юлга җибәрүче әти-әниләрне юатып: «бер ел озак вакыт түгел, бик тиз үтеп китәр», «исән-имин йөрерләр», дигән сүзләр яңгырады.

Солдатка китүче Иске Чүпрәле егете Ильяс Ахмадуллинның кәефе күтәренке.

—Мин 9 сыйныфтан соң, райондагы тармак технологияләре техникумында белем алдым. Алган һөнәрем бәлки армиядә дә ярап куяр, — дип сөйләде ул безгә. —Үземне физик яктан да хәрби хезмәткә әзерләдем. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнәм. Әти-әниемә, туганнарга безнең өчен борчылып тормасыннар диясем килә. Кесә телефоннары бар, хәлләрне белешеп, сөйләшеп торырбыз. Армия хезмәтенә үзем теләп барам.

Городище авылыннан Александр Каранкин да ил сагына киткән улы Даниил белән горурлана.

Ул:

—Исән-сау булсыннар, әйбәт хезмәт итсеннәр улларыбыз — иң зур теләк шул. Әлбәттә, дөньялар да тыныч булсын!—ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев