Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле авыл мәдәният йортында иҗат-отчет концерты узды

Чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды

Шуңа да әлеге чарага Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән Яңа һәм Иске Ишле, Яңа Кәкерле авылларыннан махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрнең әниләре дә чакырылган иде.
5 апрель көнне Яңа Кәкерле авыл мәдәният йорты авылның яшен дә, картын да үзенә җыйды. Авылдагы бетмәс мәшәкатьләрдән арынып, авыл халкы күңелле итеп ял итәргә җыелды бирегә.

Залда “алма төшәрлек тә” урын юк иде дисәм дә, ялгышмамдыр, мөгаен. Элек, без яшь чакларда да шулай гөрләп үтә иде биредә кичәләр. 

Яңа кәкерлеләрнең иҗат-отчет концерты Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.

Шуңа да әлеге чарага Яңа Ишле авыл җирлегенә кергән Яңа һәм Иске Ишле, Яңа Кәкерле авылларыннан махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрнең әниләре дә чакырылган иде, районнан да кунаклар килде.

Яңа Кәкерле авыл мәдәният йортына килеп керү белән, зәвыклы сәхнә киемнәре кигән  үзешчәннәрне күргәч, чараның эчтәлекле, кызыклы булачагына шигем калмаган иде. Һәм шулай булып чыкты да. 

Авыл мәдәният йорты җитәкчесе чарага килгән һәркемне җылы сәламләп, каршы алды, сәхнә түреннән дә олы рәхмәтләрен җиткерде. 

Чара барышында Мәдинә Җамалетдинова уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләргә үз көче белән әзерләгән чәчәк букетларын тапшырды һәм шундый батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Иҗат-отчет концерты Яңа Кәкерле мәктәбе укучысы Рияз Җамалетдиновның туган як турындагы җыры белән башланып китте. Концертны исә талантлы, матур итеп шигырьләр укучы, нәфис сүз остасы Энҗе Гафури алып барды.

Иҗат-отчет концертында мәктәп укучылары да, авыл үзешчәннәре дә, чыгышлары белән Яңа Кәкерле авылыннан булып, балачаклары, яшьлекләре биредә үткән, хәзерге вакытта районда һәм башка җирләрдә туган авылларын сагынып яшәүче авылдашларыбыз да чыгыш ясадылар. Авылдашыбыз Азат Вахитовның шигырьләрен дә, Фирүзә Мәхмүтованың җырлавын да, аның кызы Алсуның төрле милләт халкы биюләрен башкаруларын, авыл мәдәният йорты җитәкчелегендәге кашыкчылар, фольклор төркемнәренең, улы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Румия апа Вәлиуллинаның, улы махсус хәрби операциядә катнашучы Гөлнар Әхмәтҗанованың, мәктәп укучылары Рияз Җамалетдиновның, Дилә Камалованың, Рамина Җамалетдинованың чыгышларын да халык бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.

Концертта сугыш еллары җырлары һәм биюләре зур урын алган иде.
Әйтергә кирәк, һәр чыгыш тирән мәгънәгә ия иде. Халкыбызның үткәнен чагылдыручы чыгышлар безне еракта калган, әмма җанга якын да, кадерле дә вакытка алып кайтты. 

Әйе, ата-бабаларыбызның үткәнен хезмәттән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әмма, алар ял да итә дә белгәннәр. Авылның  төрле милләт биюләрен, шигырьләр, җырлар башкарган яшь һәм өлкән буын артистлары Яңа Кәкерле авылы халкының ни дәрәҗәдә үзенчәлекле, сәләтле булуын күрсәтте. Концертта катнашучыларның сәхнә киемнәрен дә билгеләп үтмичә булмый. Гаҗәеп якты, соклангыч бу киемнәр чыгышларны тагын да күркәм итте.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, иҗат-отчет концертында тәкъдим ителгән 30лап чыгышның һәркайсы мактауга лаек, аларның һәрберсе көчле алкышларга лаек булды.

Үзешчәннәр авыл мәдәният йортының сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтте, һәм шуның белән бергә, авыл мәдәнияте эшен тагын бер баскычка күтәрде.

Концерт ахырында авыл мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова һәм район мәдәният йорты белгече Рәйнә Бахитова чарада актив катнашучыларга тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм Грамоталар тапшырдылар.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, әлеге кичә мине гаҗәпкә калдырды: иҗат-отчет концерты авылыбызда талантлы яшьләрнең күп булуын күрсәтте, аларның чыгышлары куандырды.

Яшьләребез гаджетлар белән генә чикләнми икән - алар күпкырлы, талантлы, үзенчәлекле. Шундый талантлы яшьләребез белән киләчәктә горурланырбыз да әле. Мин концертны бик теләп карадым. Өч сәгать бер мизгел кебек үтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев