Яңа Чүпрәле авылының “Минзаһид” мәчетендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме узды
Бу айда Пәйгамбәребезнең туган көне билгеләп үтелә.
Яңа Чүпрәле авылының “Минзаһид" мәчетендә дин дәресләренә йөрүче балалар өчен Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең туган көненә багышланган бәйрәм узды. Мәчетнең имам- хатибы, мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов үзенең вәгазендә балаларны Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) охшарга, аның кебек зирәк, югары әхлаклы, укымышлы, абруйлы булырга өндәде. Бәйрәм белән чарага килүчеләрне Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов та котлады.
Чарага 50ләп бала килгән иде. Хәзрәт сүзләренчә, әлеге балалар барлык дини чараларда да актив катнаша.
- Коръән Кәримдә дә, хәдисләрдә дә дин гыйлеме олы бер нигъмәт, сәгадәт ишекләренең ачкычы булуы әйтелә. Балаларга дин сабаклары өйрәтелә, әлеге эшнең туктап торганы юк, - ди ул.
Бәйрәмгә килгән балалар башта җыелышып икенде намазы укыды, сорауларга җаваплар бирделәр, Коръәннән аять-сүрәләр дә укылды.
Оештыручылар Айрат хәзрәт Салахов, Энҗия абыстай Шәрәфетдинова, мөгаллимә Наимә ханым Ханбикова Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.)нең тормышын, күркәм холкын, могҗизаларын һәм һәркем өчен дә үрнәк булып торырдай эш-гамәлләре хакында сөйләделәр.
Әлеге кичә дәвамында да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тарихына багышланган викториналар, төрле конкурслар оештырылды, Коръәннән сүрәләр укылды, балалар туган телгә багышланган шигырьләр дә сөйләделәр.
Соңыннан чәй табыны артына җыелыштылар, корбан итләреннән әзерләнгән ашлар белән сыйландылар, остазлары һәркайсына күчтәнәчләр дә өләште.
Билгеле булганча, бу айда Пәйгамбәребезнең туган көне. Әлеге уңайдан барлык район мәхәлләрендә дә төрле күркәм чаралар, дини мәҗлесләр уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев