Яктылык кайтаручы элементлар — иминлек гарантиясе
Җәяүлеләрне бәрдерү — юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре.
Мондый вакыйгалар еш кына тәүлекнең караңгы вакытында була. Ә менә караңгы вакытта юлны һәм андагы объектларны күрү мөмкинлеге начарланганда яктылык кайтаручы элементлар шоферларга җәяүлеләрне ерактан күрергә ярдәм итә.
Яктылык кайтаручы элементларның, фликерларның балаларның өс киемнәрендә, букчаларында булуы аеруча мөһим.
Фәнни тикшеренүләр буенча, яктылык кайтаргыч фликерларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 6,5 тапкыр киметә. Яктылык кайтаручы элементлар ярдәмендә шофер җәяүлене күпкә ераграк арадан күрә һәм бәрдерүне булдырмау өчен чаралар күрә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев