Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Якташыбыз Андрей Колпаков— Россия Герое!

Махсус хәрби операциядә райондашлар, якташлар батырлык үрнәге күрсәтәләр

Ир-егетләребез гомерләрен дә кызганмыйча, якты киләчәк өчен көрәшәләр. 

Полковник Андрей Колпаков та шундый якташларыбызның берсе. Ул мотоукчы бригадасының 85нче аерым батальоны белән идарә итеп, Шипиловка, Белогоровка, Новодружевск, Кременная һәм Золотаревка торак пунктларын неонацистлардан азат итә. Илебезнең батыр улы оборона рубежын өзүне булдырмый, үз гомерен корбан итеп иптәшләрен үлемнән коткара.

Андрей Колпаков — райондашыбыз, хәрби-интернационалист, Россия Кораллы Көчләре полковнигы Валерий Колпаковның улы. Валерий Федорович Чуваш Чүпрәлесе авылында туып- үсә. Әфганстан, Төньяк Кавказда хәрби бәрелешләрдә катнаша, полковник дәрәҗәсенә күтәрелә.

Мәскәүдә хәрби академиядә укыган елларында да алдынгы спортчылардан саналган якташыбыз районда озак еллардан бирле яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Һәр ел чаңгы ярышлары оештыра, күп төрле патриотик чараларда катнаша.
Улы Андрей да әтисе эзеннән китеп, Чиләбедә югары танк училищесын тәмамлый. Танк взводы командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә. 2017 елда запаска чыга.

Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Андрей Колпаков хәрби операция барган территориягә китә. Күпсанлы батырлыклар күрсәтә, хәрби заданиеләрне намус белән үти. Соңгысында иптәшләренең гомерен саклап, вафат була.

Дәүләт бүләген тапшыру чарасы Самара шәһәрендә узган. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров «Алтын Йолдыз» медален мәрхүмнең тормыш иптәше Ольга Колпаковага тапшырган. 

Якташыбызның исеме, якты хатере—мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев