Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр

Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.

 

“Талантлар планетасы” балалар иҗаты йорты базасында “2021-2022 уку елы йомгаклары буенча иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторлары отряды һәм иң яхшы ЮИД отряды җитәкчесе” республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре ясады.

Республика конкурсында районның белем бирү учреждениеләреннән 18 яшь инспекторлар командалары һәм ЮИД җитәкчеләре катнашты. Һәр отряд һәм аларның җитәкчеләре алдына 2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча эшчәнлекләре яктыртылган папка әзерләү бурычы куелган иде.

Бәйге ике номинация буенча үтте: “Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары эшчәнлеге” һәм “ЮИД отряды җитәкчесе эшчәнлеге”.

“Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ  территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече  Лилия Вахитова бәйгенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул шулай ук җәйге каникуллар вакытында профилактика мәсьәләләренә дә кагылды, балалар катнашында 4 ай эчендә республикада булган юл-транспорт һәлакәтләренең санын атады. Ул шулай ук балалар белән куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик эшне алга таба да дәвам итәргә кирәклеген искәртте, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларга игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

Аннары бәйгедә номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде.

"Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының эшчәнлеге" номинациясендә 1 урын Яңа Элмәле урта мәктәбенең яшь инспекторлары отрядына бирелде, 2 урын – Алешкин-Саплык мәктәбе, 3 урында – Чуваш Чүпрәлесе мәктәбе.

"ЮИД отряды җитәкчесе эшчәнлеге" номинациясендә 1 урынны Яңа Элмәле урта мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Петр Рафиков, 2 урынны – Алешкин-Саплык мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Әнвәр Җәлалетдинов, 3 урынны Чуваш Чүпрәлесе мәктәбенең ЮИД отряды җитәкчесе Алексей Мадуров яулады.

Бәйгедә җиңүчеләргә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова, район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рамил Шәрәпов һәм район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов Дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. Калган катнашучылар да катнашучы дипломнарына һәм бүләкләргә лаек булдылар. Шулай ук район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютовка балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, профилактика эшен яхшыртуда актив катнашканы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү буенча уртак чараларны тормышка ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бүләкләр “Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге тарафыннан әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев