Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң мөһиме – тынычлыкны югалтмау: коткаручы киңәше

Көнкүрештә гадәттән тыш хәл – ул кешеләрнең милегенә һәм тормышына куркыныч тудыручы, көтелмәгән ситуациядә калу.

Бу очракта күпләр паникага бирелә. Ни эшләргә соң? Беркем дә хәвеф белән беркайчан да очрашмаячакмын дип, 100 процент ышаныч белән әйтә алмый. Бу уңайдан Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Александр Мердеев киңәшләрен тыңлап карыйк әле. Аның белән журналист Римма Мәүлетова сөйләште.

–Александр, безнең һәрберебез яшәгән йорт газ, электр һәм суүткәргечгәчләргә тоташтырылган. Цивилизациянең барлык бу байлыклары  тормышыбызны уңайлы итә билгеле, әмма, шул ук вакытта, гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен дә үз эченә ала. Мәсәлән, янгын. Ул кыска ялганыштан яки ут белән саксыз эш итүдән барлыкка килә. Газ чыгып тору. Бу газ кертелгән йортларда, газ миченнән яки плитәдән дөрес файдаланмаганда килеп чыга. Су басу. Табигать казалары, яисә суүткәргеч торбалар тишелүдән дә булырга мөмкин. Мондый очракларда кешенең иң беренче гамәле нинди булырга тиеш? Ни эшләргә?

– Һәрхәлдә, мондый очракларда иң беренче үзеңне кулга алырга тырышырга кирәк, чөнки күпчелек очракта, милкегезнең дә, тормышыгызның да сакланышы сезнең үз-үзегезне тотышыгызга бәйле.

Әйдәгез, янгын чыгу очрагын карыйк. Югалып калмыйча, аны сүндерергә тырышырга кирәк. Мәсәлән, яна башлаган тәрәзә пәрдәсен һәркем, шул исәптән өлкән кеше дә, сүндерә ала. Әгәр хәл бик җитди икән инде ул вакытта янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Алар килгәнче акча, документларны, җылы әйберләрне алып өйдән чыгуны кайгыртырга. Еш кына  паникага бирелеп  кешеләр чәчәкләрне, савыт-саба һәм башка кирәкмәгән әйберләрне үзе белән алып чыга, ә иң мөһим булган документларны һәм башка әйберләрне алу турында уйламый. Шуңа күрә хәвеф эчендә дә тынычлыкны югалтмау  бик мөһим.

Су басу.

Су торбадан ага башласа, иң беренче эш итеп су юлындагы краннарны ябабыз. Һәм шунда ук авария хезмәтенә шалтыратабыз, чөнки алар гына суны тулысынча каплый һәм агуын туктата алачак.

Газ.

Газ исе сизелде икән, бер секундка да соңга калмыйча, авария хезмәтен чакыртыгыз, тәрәзәләрне ачыгыз һәм белгечләрне көтегез. Ут, көнкүреш приборларын кабызмагыз, чөнки бу шартлау барлыкка китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев