Иң матур чыршы - Чүпрәледә
Декабрь һәм январь айларында Татарстан шәһәрләре һәм районнарының төп чыршылары аллы-гөлле бәйрәм утлары белән балаларның һәм өлкәннәрнең кәефен күтәрделәр.
«Татарстан» журналы үзенең protatarstan.ru сайтында республикада иң матур Яңа ел чыршыларының кайда булуын ачыклау максатыннан сораштыру уздырды. Анда һәр район халкы Яңа ел чибәре, бизәлешләр өчен тавыш бирде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче урынга Чүпрәле районы чыкты. Икенче урында – Тукай районы чыршысы. Өченче урын – сарманлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев