Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Хоккейда яшь чемпионнар ачыкланды

"Алтын алка" клубы призларына үткәрелгән хоккей турнирында Городище, Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Иске Кәкерле һәм Кече Чынлы авылларыннан килгән иң көчле командалар катнашты.

Һава температурасы чагыштырмача түбән булуга да карамастан, район үзәгендәге боз стадионында тамашачылар күпләп җыелган иде. Аларны кыш суыклары да, җил - бураннар да куокытмый. Һәркайсы үз командасы өчен җан атарга килгән. Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимннары яңгырый. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов яшб хоккейчыларны спорт бәйрәме белән тәбрикләде, командаларга матур уен күрсәтеп җиңү яулауларын теләде. "Спортны яратуыгыз бик куандыра, киләчәктә дә сәламәт яшәгез. Спорт ул ихтыяр көчен чыныктыра, билгеләнгән максатка ирешү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Барыгызга да гадел уен телим",- диде Айрат Фиркатович. Аннан соң ул фаҗигале төстә арабыздан бик иртә китеп барган спортчы Богдан Әхмәтхановны бер минут тынлык белән искә алуны тәкъдим итте. "Бик оста спортчы иде, яшьтән үк үзен спортка багышлады. Чыныккан егет булуын исәпкә алып аны һава десанты гаскәрләренә хәрби хезмәткә чакырдылар. Армиядән бик күп Грамоталар алып кайтты. Богданның киләчәге бик өметле иде. Урыны җәннәттә булсын,"- диде ул. Киеренке уеннардан соң җиңүчеләр дә ачыкланды. Быелгы турнирда Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командасы барлык көндәшләрен дә отып лаеклы җиңү яулады. Кече Чынлы белән Иске Шәйморза урта мәктәпләре командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов белән спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Руслан Вильданов аларга Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Турнирның "иң яхшы капкачы"сы итеп Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе командасыннан Илназ Айнуллов, "иң яхшы һөҗүмче" итеп Иске Шәйморза командасы уенчысы Адел Камалов һәм "иң яхшы сакчы" итеп Иске Кәкерле урта мәктәбе командасы уенчысы Данир Әмирханов билгеләнделәр. Шулай ук "иң яхшы уенчы" номинациясе буенча Иске Чүпрәле һәм Кече Чынлы командалары уенчылары Нияз Вәлиуллин белән Җәббаров бүләк алдылар. Яшь хоккейчылар уеннарны тиешле дәрәҗәдә үткәрү максатыннан бозны сыйфатлы әзерләгәннәре өчен Фәрит Ахметовка, Сергей Мутинга, Ринат Сәлаховка, Тәлгать Хәйрулловка һәм Анатолий Синдюковка рәхмәт әйттеләр. Уеннарга Ленар Акбаров (баш судья), Марсель Зарипов, Михаил Битяков һәм Илназ Вәлиуллов хөкемдарлык иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев