Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әгъзам Гобәйдуллин: “Урыннардагы бурыч – хуҗалык итүнең барлык рәвешләрен үстерү буенча максатчан эшне активлаштыру”

Бүген Чүпрәле муниципаль районында җирле хакимият органнары эшенең актуаль мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинар практик һәм пленар этапта оештырылды.  

Аның эшендә республиканың төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Чарага Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы  районнарыннан 200гә якын кеше җыелды.

Уку-укыту семинары Кече Чынлы авыл җирлегеннән  башланды.  Кунаклар ветеринария, фельдшер-акушерлык пунктын карадылар, шулай ук шәхси эшмәкәр Фәнил Җаббаровның сөт эшкәртү пунктында булдылар. Эшмәкәр әлеге юнәлештә 2016 елдан бирле шөгыльләнә. Бүген биредә сөттән төрле төрдәге продукция әзерләнә. Кунаклар Фәнил Җәббаровның эшчәнлеге белән таныштылар,  продукциядән авыз иттеләр.

Чираттагы тукталыш-  Дуван авылындагы  җиләк-җимеш үстерү белән  шөгыльләнүче   Альфред Хәйруллин хуҗалыгы иде. Эшмәкәр үзенең бүгенге эшчәнлеге  белән таныштырды һәм  киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Эшмәкәр алга таба   суган, сарымсак, кәбестә үстерергә ниятләвен белдерде. Ә  берничә елдан биредә беренче алмаларны татып карарга мөмкин булачак.

Семинарның пленар өлеше башланыр алдыннан кунаклар өчен  район мәдәният йорты фойесында җирле җитештерүчеләрнең күргәзмәсе оештырылды.

Семинарның пленар өлешен "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе  Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин алып барды. Семинар - киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, район  башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Нефедов катнашты.

 -Бүген төп максат – авылны саклап калу һәм яшьләрнең читкә китүен туктату. Моның өчен төрле грант ярдәмнәре, льготалы кредитлау программалары гамәлдә. Авыл җирләкләре башлыкларына гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен кредитлар алуга документлар бирүдә ярдәм итәргә кирәк,– дип чакырды Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул авылларда гамәлгә ашырылучы Президент программалары турында сөйләде һәм җирлек башлыкларын эшләренә җаваплырак карарга чакырды. Әгъзам Гобәйдуллин авылдагы бүгенге проблемаларның барысы да  авыл җирлекләре башлыклары җилкәсенә төшүен, шуңа да  бөтен җаваплылык сезнең өстә дип билгеләп үтте

Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе  үзара салым,  эшлеклелек активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү мәсьәләләренә аерым әһәмият бирде. Бу уңайдан авыл җирлекләре өчен грантлар, бәйгеләр үткәрелүе, матреиаль техник базаны ныгыту юнәлешендә башкарылылучы эшләргә тукталды.  Ул шулай ук зиратларны карап тоту һәм аларны саклау мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.

Реклама

-Соңгы елларда үзара салым акчасына шактый гына эшләр башкарылды. Гомумән, программа  башланганнан  бирле республикада 1 миллиард сум күләмендә акча җыелган һәм билгеле ул дүрт мәртәбә әйләнеп кайткан. Әлеге акчаларның 50 процентка якыны юллларны төзекләндерүгә тотылган. Бүгенге көндә авылларда төзекләндерелмәгән юллар юк дәрәҗәсендә. Программа киләчәктә дә дәвам итәчәк, аның әһәмияте бик зур,-дип ассызыклады муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе.

Район  башлыгы Марат Гафаров үзенең чыгышында  үткән ел башкарылган эшләр һәм быелгылары турында сөйләп үтте. Программаларның халык яшәеше өчен уңайлыклары турында билгеләде һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

 Зона семинар - киңәшмәсенең пленар өлеше барышында докладчылар тарафыннан территория үсешендә дәүләт программаларының һәм җирле үзидарә органнарының роле, авылда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары, урыннарда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа схеманы гамәлгә ашыру,  зиратларны рәсмиләштерү буенча Буа районы тәҗрибәсе хакында,  тормыш иминлеген тәэмин итү өлкәсендә җирле үзидарә  һәм башка мәсьәләләр күтәреледе.

Чара  барышында авыл җирлекләре эшчәнлегендәге  хезмәтләрен бәяләп, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин бүләкләр тапшырды. Алар арасында Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров та бар иде. Ул “Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары өчен” Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

ФОТОЛЕНТА 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев