Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ГТО - үз-үзеңне камилләштерү ул

Елдан-ел  ГТО (готов к труду и обороне)  тестларын тапшыручылар саны арта бара, Чүпрәле районы да бу мәсьәләдә калышмый

Безнең район халкы арасында спортның никадәр популяр булуы һәм бездә ничек ГТО тапшырулары турында мәгариф бүлеге методисты, ГТОны тестлау үзәге белгече Илнур Мәүзетов белән әңгәмә кордык

 - Илнур Әсхәтович, әңгәмәбез башында ГТО тестларының килеп чыгышы тарихы белән таныштырып үтегез әле.

 – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ул массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән ил халкын физик тәрбияләүнең норматив нигезе. ГТО сынауларын кертү тәкъдиме 1930 елда керә, ә бер елдан соң 21 нормативны үз эченә алган беренче ГТО комплексы формалаша. 2014 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы яңадан торгызылды. Сынауларның яңа исемлеге расланды. Алтын, көмеш, бронза билгеләр алу өчен нормативлар эшләнде.

- Тестны ничек узарга, аны теләгән һәркем тапшыра аламы?

 - Иң башлап ГТО сайтында теркәлү узарга кирәк. Теркәлү вакытында сезгә идентификация номеры биреләчәк. Шуннан соң шәхси кабинетка сынаулар үткәрү датасы һәм вакыты турында хәбәр киләчәк. Нормативларны махсус тест үзәкләрендә тапшыралар, якыннарының адресы ГТО сайтында шәхси кабинетта күрсәтелгән. Гадәттә, бу район территориясендә урнашкан спорт комплекслары.  ГТО нормативларын спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче дә, шул исәптән үзен сәламәт дип санаган һәм спортта сынап карарга теләгән һәркем тапшыра ала.

ГТО комплексы күнегүләрне башкару катлаулылыгы белән аерылып торган 11 яшь төркемен үз эченә ала. Нормативлар һәм сынаулар саны халыкның җенесенә һәм яшенә карап үзгәрә. Шуның белән бергә, кайбер дисциплинасын мәҗбүри: бу алга таба бөгелү һәм катнаш хәрәкәтләр. Нинди яшьтә нинди нормативларны тапшырырга мөмкин булуын һәм ГТО билгесенә нинди нәтиҗәләр китерүен, шулай ук, ГТО сайтында белергә мөмкин. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә таләпләр аерылып тора.

Ильнур Әсхәтович,  ГТО нормаларын нигә тапшырырга кирәк соң?

- Сәламәтлек һәм үз мөмкинлекләреңне ачыклаудан тыш, ГТО нормаларын тапшыру укучыларга һәм студентларга җитди ярдәм бирә. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ГТО билгеләре Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә өстәмә баллар бирә. Студентлар өчен - бу өстәмә стипендия дә.

Реклама

Спорт белән һәркемгә шөгыльләнергә кирәк, дип уйлыйм мин. Бу организмны сәламәтләндерә һәм кәефне күтәрә.

 – Безнең районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын торгызу буенча эшләр ничек тора һәм перспективалар нинди?

 - Безнең районда 2021 елның беренче яртыеллыгына ГТО  системасында теркәлгәннәр саны 5394 кешегә җитте, бу халыкның гомуми саныннан 26% тәшкил итә. ГТО тестлары нормативын 2823 кеше үтәде. 2021 елның узган айларында исә 593 кеше әлеге нормативларны үтәде, аларның 64е – алтын, 77се – көмеш һәм 86сы-бронза билгеләренә лаек булды. Бу урында шуны да әйтәсем килә – ГТОның дәрәҗәле билгеләре 2ч айга бер тапкыр һәм дәрәҗәле җыеннарда гына иясенә тапшырыла.. 2021 елның I яртыеллыгында ГТО ВФСК  нәтиҗәләре буенча Чүпрәле муниципаль районы гомуми рейтингта 6 нчы урында тора. Безнең районда ГТОның бер тест үзәге оештырылды һәм 8 тест үткәрү урыны билгеләнде. Спорт тормышы Instagram, ВКонтакте социаль челтәрләрендә, «Туган як» район газетасы сайтында да даими яктыртыла.

Чүпрәле районы оешмалары һәм учреждениеләре арасында ГТО комплексы нормативларын үтәү буенча “Юл картасы” (планы) эшләнде. Иң беренче чиратта, безнең алда ГТОны тапшыруга күбрәк кешене җәлеп итү бурычы тора.

- ГТО нормативларын үтәргә һаман да карар кыла алмаган кешеләргә нәрсә дияр идегез?

-  ГТО нормаларын үтәп карарга тырышыгыз. Шулай булганда гына, сез чын-чынлап үзегезне сынап карый һәм мөмкинлекләрегезне белә аласыз. Бервакытта да куркырга кирәкми. Иң начар, бушка узган вакыт – ул бер адым да алга атланмаган вакыт, диләр бит. Шул адымны ГТО нормативларыннан башлагыз һәм нәтиҗәләренә үзегез дә сөенәчәксез, диясем килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X