Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гриппка каршы вакцина ясаттыгызмы?

Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенә быел 12941 данәдә вакцина кайтарылачак. Бюджет, халык белән эшләү оешмалары хезмәткәрләренең күпчелеге вакцинация  процедурасын узган да инде

Татарстан Республикасында ел саен грипп һәм кискен респиратор вируслы йогышлы авырулар белән 700 меңгә якын кеше авырый. Бу йогышлы авыруларның 85%ын тәшкил итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Грипп – кискен респиратор вирус йогышлы авыруның медицинада һәм социаль-икътисад өлкәсендә проблема булуы турында  искәртә һәм, һичшиксез, вакцинация ясатырга тәкъдим итә. Вакцина ясату – авырудан саклануның һәм иммунитетны ныгытуның бердәнбер дөрес ысулы. 90% очракта вакцина авыруны булдырмый калырга ярдәм итә. Авырган очракта да  ул катлаулы формада булмый һәм организмга зарар китерми.

–Үзеңне һәм якыннарыңны саклыйсың килә икән, прививка ясатырга кирәк,-ди район үзәк хастаханәсенең  баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова. –Моның өчен иң кулай вакыт – сентябрь-октябрь айлары. Бу вакытта кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) авыруы әле бик таралмаган була һәм организмның вируска каршы торучанлыгы да ныгып өлгерә.

Баш табиб урынбасары сүзләренчә, районда агымдагы елның хәзерге чорына 1176 кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) авыруы  теркәлгән, шуның 577се 17 яшькәчә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр арасында. Бу сан, үткән ел белән чагыштырганда, күпкә артык. Дөрес, агымдагы елда коронавирус инфекциясе дә моңа сәбәп булды. Соңгысы буенча исә мәгълүмат шундый:  ковидка 1365 лаборатор тест үткәрелгән. 85 чүпрәлеледә вирус табылып, алар дәвалану курслары узган.

Күптән түгел генә район башкарма комитетында санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча Комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда халыкны вакцинацияләү мәсьәләсе һәм коронавирус авыруыннан саклану чараларының үтәлеше турында сөйләшү булды.

Быел планлы рәвештә 12 941 кешене вакцинацияләү каралган. Район үзәк хастаханәсенә  гриппка каршы  тиешле данәдә вакцина кайтып тора.

–Беренче чиратта, прививка медицина, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, халык белән эшләүче оешмалар, өлкән яшьтәге кешеләргә ясала. Вакцина кеше организмына бернинди дә зыян китерми, аллергия дә бирми, киресенчә, ул кискен респиратор вируслы инфекцияләргә каршы тора, өзлегүләрдән саклый,-ди Гүзәлия Маликова.

Эпидемиядән саклану өчен профилактика чараларына игътибарны арттырырга кирәклеге турында да әйтелде комиссия утырышында. Оешма-учреждениеләрдә санитар чараларның катгый үтәлешен тәэмин итәргә кирәк, диелде. Бу чорда кешеләр күпләп тупланган җиргә бармау, медицина битлеген һәрвакыт кию, гигиена таләпләрен үтәү: кулларны һәрдаим юу, ашау рационына  С витамины булган ризыклар кертү һәркем өчен файдалы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев