Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гошер сәдакасы: нәрсә ул һәм аның күләме нинди?

Белми калма!

 

Җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһ нигъмәте. Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә шушы нигъмәтләрдән гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала.

Нәрсә ул гошер сәдакасы?

Гошер - су сипмичә үстергән уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерергән уңышның егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хуҗалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстергән уңышның егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, - дигән.

Кайчан һәм ничек тапшырырга?

Мөселманнар бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива кебек уңышларын яки кышка дип тозланган ризыкларны сәдәка итеп бирә ала.
Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, гошер сәдакасын җыя башладылар. Теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә, шулай ук  мәчетләргә китерә.

Реклама

Җыелган бар нәрсә дә мохтаҗларга бүлеп биреләчәк, -ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт. - Үткән ел районыбыз мөселманнары тарафыннан 50 тоннага якын уңыш тупланып, соңыннан ятимнәргә, мохтаҗларга өләшенде. Быел да гошер сәдакасын тапшырырга теләгән райондашларыбыз мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Нәүмәтов Фәргать Афаулла улына, (телефон номеры: 89372808050) мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. 

Безгә бу уңайдан хәбәр итүләренчә, Каракитә авылы мәчетендә Фәрдәр хәзрәт Хөсәенов тарафыннан инде ун еллап шундый чара оештырыла. Авыл мөселманнары көзге уңыштан гошер сәдакасын мәчеттә туплыйлар һәм Казан шәһәре хастаханәләренә, балалар йортларына илтәләр. Әлеге авылда яшәүче Фирүзә- Нәүметовлар гаиләсе исә капчык-капчык кишер, бәрәңге, суганны район үзәк хастаханәсе ашханәсенә елның-елында китерә.

Ә менә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Әсәдулла Аббазовлар умарталыгыннан алган балдан гошер сәдакасы чыгарырга уйлаган. Ул үз мәхәлләләре мәчетенә 25 кг.га якын бал тапшырды.

Белешмә

2020 елның 26 сентябре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X