Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Городище сыер савучылары – район лидеры

Бүген районда сөт җитештерү буенча “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Городище филиалындагы товарлыклы – сөтчелек коллективына тиңнәр юк.

Биредә тәүлек саен һәр сыердан уртача 29 килограмм сөт савыла. Хуҗалык көн саен 3,6 – 3,8 процент майлылык һәм 90 процент товарлылык белән дүрт тоннадан артык сөт тапшыра. Филиал җитәкчесе Рафаил Алимовның сүзләренчә, сыер савучылардан Роза Куракова, Мария Гордеева, Лидия Мелькина, Ольга Егорова, Наталия Арманова һәм Ольга Головина шушы хезмәттә озак еллар терлекчелек тармагында эшләп зур тәҗрибә туплаганнар. Сыер савучылар арасындагы ярышны Роза Куракова белән Мария Гордеева әйдәп бара. Әлеге алдынгылар үз группаларындагы сыерлардан көн саен тулаем 750 килограмм югары сыйфатлы сөт җитештерәләр. “Җәйләүгә чыккач малларның продуктлылыгы да артты. Лагерь янында ук яшел конвейерга дип 40 гектар берьеллык үләннәр чәчкән идек. Аларны ашатып бетергәч, шунда катнаш азык чәчтек. Ул яхшы гына үсеп килә. Запаста тагын 50 гектар күпьеллык үләннәребез бар. Болын – тугайлар да күп бездә. Җәй айларында маллар күп вакытын шунда үткәрәләр, болын чирәменнән туклыклы маддәләрнең бөтен комплексын шуннан алалар. Көтү тәүлек буе көтелә. Дүрт көтүче ике сменада эшли. Сыерларга өстәмә рәвештә бишәр килограмм фураж да бирәбез”,- дип сөйли Рафаил Фәйзуллович. Сыер савучылардан хезмәт шартлары, хезмәткә түләү турындан да сораштым. Һәркайсының йөзендә канәгатьләнү хисе сизелә. Уртача хезмәт хаклары 20 меңнән дә ким түгел икән. Күберәк сөт савучыларның 25 меңнән дә артып китә. Авыл кешесе өчен ул акчаны әз дип булмый, әлбәттә. Монда хезмәт дисциплинасы катгый куелган, эш тәртибен бозучылар юк. Көтүне югары продуктлы таналар хисабына тулыландыру эше җайга салынган. Үткән көздә 30 баш тана көтүгә кергән, алдагы айларда тагын 30 тана әзерлиләр. “Көтүне яңартмыйча сөт җитештерүне арттыру мөмкин түгел. Шуңа күрә бу эшне һәрдаим игътибар үзәгендә тотабыз”,- ди филиал директоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев