Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Городище авылында Авыл бәйрәме узды

19 январь көнне христианнар үзләренең унике зур бәйрәмнәренең берсе саналган чукындыру бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Ул Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасының изге суларында чукындыру хөрмәтенә уткәрелә  башлаган.  Бу көнне чиркәүдә суны изгеләштерәләр. Су сихәтләндерү көченә, күп авыруларга дәва дип санала, шунлыктан бу суга чумып алу гадәте таралган. Күпләр моны эшлиләр һәм үзләрен яхшы хис итүләре турында әйтәләр.

Ә менә Городище авылында бу көнне Авыл бәйрәме үткәрү гадәте яши. Быел ул алтынчы тапкыр узды һәм һәрвакыттагыча  иртәнге якта чиркәүдә литургия хезмәтеннән башланды.

Авыл көне  якташыбыз, Чебоксар шәһәрендәге  «Тус» төзелеш компаниясе генераль директоры Николай Угаслов катнашыннан башка үтми. Нәкъ менә Николай Угаслов әлеге бәйрәмне үткәрү инициаторы булып чыга  һәм аны үткәрүдә һәрчак иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Городище авылы халкын  бәйрәм белән котларга район башлыгы Марат Гафаров та  килде. Ул чиркәүдә гыйбадәт кылучыларны изге бәйрәм белән котлады, тынычлык, игелек  теләде.

Аннары чара авыл мәдәният йортында дәвам итте. Биредә кунакларны кайнар коймак, чәйләр белән каршы алдылар. Мәдәният йорты фойесында җирле халыкның кул эшләнмәләреннән күргәзмә әзерләнгән иде.

 Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә туган авыллары өчен янып-көеп йөргән, аны сакланышы, үсеше өчен көч куйган,  матди, рухи  ярдәм иткән кешеләр чакырылды һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Реклама

Николай Угаслов адресына исә аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Район башлыгы Марат Гафаров Городище авылының бүгенге торышы Николай Федоровичның тырышлыгы бәрабәренә бәйле булуын билгеләде.  

- Николай Федорович районыбызның хөрмәтле кешесе.  Авылда, шулай ук районда үткәрелә торган барлык эшләрдә: гыйбадәтханә, юллар төзелешендә, мәктәп, балалар бакчасы, хоккей мәйданчыгы  төзекләндерүдә аның мади  өлеше шактый. Әлеге иганәчелек хезмәте өчен без аңа бик рәхмәтле. Ул әле дә булса  иганә ярдәме күрсәтүдән туктамый. Яңа ел алдыннан гына мәктәп ашханәсенә өстәлләр һәм урындыклар  белән җиһазлады. Һәм, әлбәттә инде, ел саен авылдашларына менә шундый бәйрәмнәр бүләк итә,- диде район башлыгы  Рәхмәт хаты тапшырып.

Бәйрәмдә шулай ук Николай Угасловның тормыш иптәше һәм кызына  да рәхмәт сүзләре әйтелде. Алар шулай ук ел дәвамында балалар бакчасына һәм мәктәпкә ярдәм итәләр. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре аларны яратып  “фея” дип атыйлар.

Авыл бәйрәмендә яшьләр генә түгел,  балалар һәм өлкән яшьтәгегеләр дә бар иде. 50 ел бергә гомер итеп, Алтын туйларын билгеләүче гаиләләрне котлау бәйрәмнең күңелле  мизгелләренең берсе булды. Бу Зинаида һәм Виктор Салифановлар, Клавдия һәм Николай Никитиннар гаиләсе.

Авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов  та үзенең чыгышында авылның иң актив хәйриячеләрен билгеләп үтте һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм хөрмәтенә чаңгы ярышлары, хоккей, кул көрәше, гер күтәрү һ.б. спорт ярышлары оештырылды.  Әйтергә кирәк, хоккей ярышы бик кызыклы узды, анда 3 команда катнашты, җиңүне исә  тренер Александр Бушуевның авыл яшьләре командасы  яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X