Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гомерлек журналист: Альберт Хәнәфия улы Шәрәпов якты дөнья белән хушлашты

Март аенда аңа 69 яшь тулган иде. Татарстан Республикасы, Россия Журналистлар берлеге  әгъзасы иде ул.

Йөгереп йөргән чагында, кинәттән Альберт Хәнәфия улы Шәрәпов якты дөнья белән хушлашты. Март аенда аңа 69 яшь тулган иде. Татарстан Республикасы, Россия Журналистлар берлеге  әгъзасы иде ул.

1967 елдан редакциягә хәбәрләр язган Альберт Хәнәфия улы киләчәк хезмәт юлын да журналистика, район редакциясе белән бәйли, Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң да редакциягә эшкә килә һәм әлеге һөнәреннән лаеклы ялга чыкканчы, аерылмый. Алай гына да түгел, коллективтан, журналистикадан үлгәнче дә аерылмады ул. Газетта берәр төрле төгәлсезлек күрсә, борчылып шалтыратты, соңгы көннәренә кадәр актив калып, мәкаләләр, район кешеләре турында зарисовкалар китерде ул. Газета-журналларга язылу чоры җиткәч тә иң беренче булып район матбугатына язылып куя иде.

Альберт Хәнәфи улы район  журналистлары сафын Саба ягыннан булган, үзе кебек үк журналист кызга өйләнүе белән дә баетты. Сания Мөбарәк кызы белән ике кыз, бер ир-егет тәрбияләп үстерделәр алар. Өйләр җиткезделәр, матур гомер иттеләр.

Газетаның 90 еллыгына үткәрүгә әзерләнеп йөргәндә дә күп мөрәҗәгать иттек аңа. Бик теләп булышты. Чөнки, районның энциклопедиясе – бөтен кешене белә, барлык нәрсәне исендә тота иде ул. Тормышны, гомерне, кешеләрне яратып яшәде. Беркемгә ачу сакламады, гаеп итмәде...

“Киләм әле, кызлар, бер кеше турында язасым бар”, дип киткән иде Альбер Хәнәфиевич редакциягә соң килүендә. Киләлмәде... Үзебез бардык... Коллективыбызның хөрмәтле кешесен соңгы юлга озатырга дип бардык. Тыныч ят, Альберт Хәнәфиевич, Син эшләгән, син яраткан газетаң яшәр әле, без сезне онытмабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев