Гөмбәләр патшалыгында
Август-сентябрь — гөмбә җыя торган айлар
Бу чорда гөмбәләрнең майлысыннан башлап, баллысына кадәргесен табарга була.
Безнең якларда гөмбәнең күп төрлеләре үсә. Шуңа да әлеге көннәрдә гөмбәчеләр, өйдәге бар мәшәкатьләрен онытып, урман байлыгын җыялар. Хуҗабикәләр аларны эшкәртү, сату белән дә шөгыльләнә. Яңа Чүпрәле авылында гомер кичерүче Гөлшат ханым Әхмәтова, Җәмилә ханым Фатыйхова, Ольга Долгова, Гөлсинә Насыйбуллина да шундый эшләр белән мәшгуль әле бу көннәрдә.
— Без, тирә-күршеләр, ел саен бердәм булып, гөмбә җыярга чыгып китәбез, -дип сөйли Гөлшат ханым...—
Һәр ел фасылының үз матурлыгы. Җәен җиләкләре белән куандырса табигать, көзгә таба гөмбәсе, чикләвеге, гөлҗимеше белән сөендерә. Бер сүз белән әйткәндә, табигать биргән нигъмәтләрнең иге-чиге юк, белеп кулланырга гына кирәк,-ди Гөлшат ханым.
— Гөмбә җыю — үзе бер рәхәтлек. Яфрак кыштырдавын тыңлап, табигатьтән илһам алып кайтам, — ди Җәмилә ханым да.
Гөмбәләрне сатуга түгел, үзләре өчен генә җыялар алар. Кышкыга банкаларга консервлап куялар, пешереп, турап пакетларга тутырып туңдыргычта да саклыйлар.
— Кыш көне бәрәңге белән кушып кыздырабыз, бик тәмле,-диләр хуҗабикәләр.
Гөмбәне кәрҗин, чиләккә җыярга киңәш итәләр тәҗрибәле гөмбәче ханымнар. — Пакетта, капчыкта гөмбә изелә, согы чыга, тәме югала. Шикле, артык өлгергән, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыярга ярамый,- диләр.
Табиблар киңәше
Гөмбә ашамый калсагыз берни булмас, ә инде организмыгызга агулы, яки дөрес эшкәртелмәгән гөмбә эләксә — ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
Гөмбә ашап агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан алып (чебен гөмбәсе белән агуланганда), 6-12 сәгатьтән соң да (сморчок, бледная поганка) күренә башлый. Гөмбә ашаганнан соң, эч бик каты авырта, күңел болгана, костыра, тамак нык кибә, көзән җыера башлый.
Бу очракта кичекмәстән табиб чакырырга һәм ул килгәнче ашказанын чиста су, аш содасы салынган яисә сыек марганцовка эретмәсе ясалган җылы су белән юдырырга, 2-5 төймә активлаштырылган күмер эчәргә кирәк.
Бездә халык һәр чирне спиртлы эчемлекләр белән дәваларга ярата. Болай эшләү тыела, чөнки алкоголь агуның канга сеңүен тизләтә.
14 яшькә җитмәгән балаларга, гомумән, гөмбә ашатмаска кирәк, чөнки баланың организмы әле бу авыр ризыкны тулаем эшкәртә алмый. Шулай ук өлкән яшьтәгеләргә, ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә дә гөмбә ашарга киңәш ителми.
Тәҗрибәле гөмбәчеләрдән:
1. Җыелган гөмбәне шул ук көнне эшкәртергә тырышыгыз.
2. Гөмбәне белмәгән кешедән, рөхсәт ителмәгән сату урыннарыннан, юл чатларыннан алырга киңәш ителми.
3. Тозлы гөмбәне калай капкач белән ябарга ярамый. Банкага һава кереп торырга тиеш.
Гөмбә ризыклары
2 кг пешкән гөмбәгә 300 г эре угычтан уылган кишер, ваклап туралган 300 г суганны кыздырып салабыз. Барысын да иттарткычтан чыгарып, шуңа 1 стакан көнбагыш мае, 3 лавр яфрагы, 10 бөртек кара борыч, иттарткычтан чыгарылган помидор өстибез. 50 г томат пастасына су кушып салсаң да ярый.
1 сәгать өстен томалап пешергәннән соң, ваклап туралган 4 тырнак сарымсак өстибез, тагын 20 минут пешерәбез. Кайнар икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Гөмбәне маринадлау
Гөмбәне чүп-чардан арындыргач, 2-3 сәгать салкын суга салып торабыз. Аннан 5-10 минут кайнатып суын түгәбез. Яңадан су салып 20 минут кайнатабыз. Кайнау вакыты җитәр алдыннан чамалап сарымсак төшләре, хуш исле борчаклы борыч, канәфер өстибез. Гөмбәләрне рассолы белән бергә 750 граммлы банкаларга тутырып, өстенә берәр аш кашыгы аш серкәсе һәм көнбагыш мае салабыз.
Гөмбәне пешекләп, иттарткычтан чыгарып, туңдырырга да мөмкин. Аларны кыш көне бәрәңге кыздырганда кушарга, гөмбә ашы, камыр ризыклары пешергәндә кулланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев